"Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы
ул, әдип ул, шагыйрь ул". Г.Тукай


Интернет кулланучы кадерле кунагыбыз!
Җырларда җырланучы Мөслим төбәге фольклорына багышланган сәхифәләргә
рәхим итегез!

 САЙТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


24/10/2011
Сайтыбызга яңа бәетләр, Яңа Усы урта мәктәбе укучысы Антон Романов иҗат иткән әкият куелды, "Такмаклар" бүлегенә 6 нчы сыйныф укучылары туплап алып килгән такмаклар өстәлде.


14/10/2011
Сайтыбызда "Табышмаклар" исемле бүлек булдырылды.


12/10/2011
Беркадәр ял иткәннән соң, сайт үзенең эшен дәвам итә, хөрмәтле кулланучыларыбыз. Җәй дәвамында бик күп яңа материал тупланды. Аларны шушы көннәрдә цифрлаштырып, сезгә тәкъдим итәрбез. Бүген сез "Әкиятләр" бүлендә яңа материаллар укый, әкиятләрне тыңлый аласыз. Аны сезнең өчен 5 нче Б сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре әзерләде.


29/06/2011
Бүген сайтыбызда "Сабантуй бизәкләре" исемле бүлек булдырылды.


31/05/2011
Бүген "Җырлар" бүлегендә яңарту эшләре төгәлләнде. Алда вәгъдә иткәнебезчә, районыбыз үзешчәннәре башкаруындагы 20 аудиоязма, текстлары белән бергә, сайтыбызда үз урыннарын алдылар. "Туган ягым" фотоальбомы бик күп фотолар белән бетылды.


22/03/2011
Бүген сайтыбыз яңа уникаль язмаларга баеды: "Аудиоязмалар" бүлегенә районыбыз үзешчәннәре башкаруында төрле елларда яздырылган 20 халык җыры куелды. Әлеге язмалар бераз материал тупланганнан соң "Җырлар" бүлегенә күчереләчәк. Аларда әле ачыклап бетерәсе мәгълүматлар бар. Кайбер язмаларда музыкантларның исемнәре билгеле түгел Җырларны яздыру вакытын да ачыклыйсыбыз бар. Башкаручыларның фотоларын да куясыбыз килә. Җырларның сүзләрен дә тәкъдим итәчәкбез. Рәхәтләнеп кушылып җырлый алырсыз дип ышанабыз һәм сездән дә ярдәм көтәбез. Бәлки бүлешер истәлекләрегез, фотоларыгыз бардыр. Зур ярдәме өчен якташыбыз, "Аксу" студиясе җитәкчесе Рөстәм Сәрвәровка ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.


21/03/2011
НӘҮРҮЗ МӨБАРӘКБАД!
Нәүрүз - төрки халыкларның кышны озатуы, язны каршылавы, яңа ел бәйрәме! Галимнәр фикеренчә, төрки халыкларда безнең эрага кадәр мең еллар элекүк Нәүрүз бәйрәм ителгән. Кешеләр язны көтеп алган, яңа елга яңа өметләр баглаган. Борын-борын заманнарда ук халыклар бер-берсенә изге теләкләр юллаган. Бу көнне ләйсән яңгыр яуса, кешеләр бик сөенгән, елның яхшы киләсенә юраган. Борынгылар, аның суын җыеп, мунча якканнар, юынганнар, ләйсән боткасы пешергәннәр. Аеруча кызлар битләрен юып калырга ашыккан. Имеш, болай итсәләр, әкияттәге гүзәл кызга әвереләләр...


16/03/2011
"Аудиоязмалар" бүлегендә язмаларга бик күп яңа сылтамалар урнаштырдык. Рәхим итеп тыңлагыз.


13/03/2011
8 Март бәйрәме алдыннан 5а сыйныфы укучысы Гыйльфанов Алмаз бик яхшы материал белән куандырды. Ул әбисеннән керәшен җырлары язып алып килде. Әлеге үрнәкләр белән "Җырлар" бүлегендә таныша аласыз.


13/02/2011
Сабантуй бәйрәме элегрәк ничек үткән? Бу турыда 5 нче сыйныф укучыларының әби-бабайлары, әти-әниләре ни сөйли? Безнең яңа язмалар белән "Сабантуй бәйрәме турында истәлекләр" бүлегендә таныша аласыз. Әлбәттә, безне шул чор уеннарының кагыйдәләре, тел материалы да кызыксындыра. Сездә дә бәлки кызыклы истәлекләр бардыр. Безгә язсагыз иде.


27/01/2011
Гөлчәчәк


21/01/2011
5 нче сыйныф укучылары көче белән сайтыбызда "Әкиятләр" бүлегенә нигез салынды. Татар Бүләреннән Сәхбетдинова Җәмилә апа да яңа язмасы белән сөендерде. Танышырга ашыгыгыз, дуслар!


10/01/2011
Ниһаять, сайтыбызга хатлар да килә башлады, хөрмәтле кулланучыларыбыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сәхбетдинова Җәмилә һәм Гыйльманова Фәимә апалардан алган материалларыбызны бүген бик сөенеп сайтыбызга урнаштырдык. "Табышларыбыз"га күз салыгыз. Сездән дә яңа язмалар көтеп калабыз.


24/12/2010
"Видеоязмалар" бүлегендә "Уйнагыз, гармуннар!" исемле концерттан өзекләр карый аласыз. Видеога төшерүчеләр - 11 нче сыйныф укучылары Вахитова Л., Мортазина Л. Монтаж - 6 нчы сыйныф укучысы Җәлилова Р.


13/12/2010

Яңартылган бүлекләр: "Сценарийлар", "Утлы еллар кайтавазы".


 ТАБЫШЛАРЫБЫЗ


23/11/2011
Радик бәете
Фирдәвис бәете
12/10/2011
Тамчы һәм Кар бөртеге
Дуслар нигә кирәк?
Йомры икмәк
Куянның колагы нигә озын?
Үги кыз
Хәзинә
13/03/2011
Яңа Усы авылы керәшен татарларының кыска җырлары
15/02/2011
Каен кайгы китерә?
Шәйхелгали туны
Ягсуп Мортазин мәзәкләре
13/02/1011 Сабантуй бәйрәме турында истәлекләр
21/01/2011 Татар Бүләренең топонимик риваятьләре
10/01/2011
Такмаклар
Татар Бүләрендә Карга боткасы
Татар Бүләре куыкларының Сабан туе
Ил язмышы - ир язмышы
Рамил бәете
13/12/2010 Солдат хатлары: Минһаҗетдинов Госсам




  Мөслим муниципаль районы башлыгы Ришат Хәбипов һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Мөслим районы фольклор ансамбльләре әгъзалары арасында. Казан, 2003 

Сайтта кулланылган фотолар өчен "Мөслим җәүһәрләре" китабы авторы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановка зур рәхмәтебезне белдерәбез.