Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Әкиятләр

Йомры икмәк

(рус халык әкияте)



Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Бабай әйткән әбигә:
- Йомры икмәк пешереп бир әле, - дигән.
Әби пешергән һәм тәрәзә төбенә суытырга куйган. Тәрәзә ачылып киткән дә Йомры икмәк тәгәрәп төшеп киткән. Тәгәри торгач, урманга килеп җиткән. Аңа очраган Куян. Куян әйткән:
- Мин сине ашыйм.
- Ашама, мин сиңа җыр җырлыйм. Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым, синнән дә качам.
Йомры икмәк бара-бара Бүре очрый. Бүре әйткән:
- Мин сине ашыйм.
- Ашама, мин сиңа җыр җырлыйм. Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым, мин Куяннан да качтым, синнән дә качам.
Бара торгач, Йомры икмәккә Аю очрый. Аю әйтә:
- Мин сине ашыйм.
- Ашама, мин сиңа җыр җырлыйм. Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым, мин Куяннан да качтым, мин Бүредән дә качтым, синнән дә качам.
Йомры икмәк мине тотып ашыйлар дип уйлады да тимерчегә китте.
- Тимерче, тимерче, минем хәлем бик авыр, мине барысы да ашарга тели. Миңа тимер күлмәк тегеп бир әле, - ди. Тимерче тегеп бирде. Йомры икмәк курыкмыйча өенә кайтып китте. Шуның белән әкият тә бетте.


Харрасова Флёра Нурлыгаян кызы (1949 елда туган, Мөслимдә яши) авызыннан Мөслим урта мәктәбенең 5 нче Б сыйныфы укучысы Харрасов Руслан язып алды. 2011 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz