Яңа сулыш

Сценарийлар


Әлеге бүлектә фольклор әсәрләрен популярлаштыру, халык алдында чыгыш ясау өчен файдаланырлык сценарийлар урын алып барачак. Биредә сезнең эшкәртмәләрегез өчен дә урын бар. Безгә җибәрсәгез, аларны бик теләп сайтыбызга урнаштырырбыз.


Серле йомгак (дәрес – тамаша)

Ресурс авторы: Әлфир Хәйбуллин, Алексеевск районы Урта Тигәнәле урта мәктәбе укытучысы
Максат: Укучыларда халык авыз иҗаты әсәрләренә, кайбер күренекле язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, аларны сәхнә сәнгатенә өйрәтү, халык пегагогикасы нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, игелеклелек, әдәплелек хисләре тәрбияләү.
Җиһаз: Төрле-төрле рәсемнәр, сандык, укучылар милли һәм әкият геройлары булып киенгәннәр, урман һәм өй эче күренеше, магнитафон язмасы.
Уйнау урыны. Сыйныф эче яки сәхнә.

Дәвамы >>> күчермәләп алырга;

Милли йола һәм бәйрәмнәр (“Могҗизалар кыры” уены)

Ресурс авторы: Хәсәнова Мафруза Рәкыйп кызы, Саба районы Сатыш урта мәктәбе.
Максат: укучыларны милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтү, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, милли бәйрәм һәм йолаларны белүләренә ирешү.
Җиһаз: “Ачык сандык” альбомы, Р.Уразманованың “Милли йола һәм бәйрәмнәр”, Ә.Кәримуллинның “Татарлар: исемебез һәм җисемебез” китаплары.
Уен телевизион тапшыруга охшатып алып барыла.

Дәвамы >>> күчермәләп алырга;

Татар халык авыз иҗаты (дәрес эшкәртмәсе)

Ресурс авторы: Чукурумова Валентина Николаевна, Казан шәһәре Киров районы 3 нче гимназия укытучысы.
Максат: Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен кабатлау. Алар ярдәмендә укучыларда, әдәплелек, әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм башка уңай сыйфатларны тәрбияләү. Балаларда мирасыбызга карата мәхәббәт уяту.
Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, рәсемнәр.

Дәвамы >>> күчермәләп алырга;

Сөмбелә бәйрәме

Ресурс авторы: Кукмара районы Кәркәүч урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Шәйдуллина Лилия Фоат кызы
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Максат: укучыларда зәвык тәрбияләү;танып-белү ихтияҗын арттыру, икмәккә, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү;туган як табигатен сөяргә, кадерләргә, кешеләрен олыларга, ихтирам итәргә өйрәтү.
Материал:”Тәрбия”газетасы № 1, 2000 ел “Көмеш кыңгырау”газетасы № 9, 2002 ел.
Җиһазлау: компьютер, магнитофон, мәкальләр язылган плакатлар, рәсемнәр, аппликацияләр, чәчәкләр, яшелчәләрдән фантазия өстәле.

Дәвамы >>> күчермәләп алырга;

Сөмбелә бәйрәме

Ресурс авторы: Лениногорск муниципаль районы Шөгер авылы В.П.Чкалов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе 1нче категорияле “Туган як” түгәрәге җитәкчесе Шәйдуллина Гөлфия Вәли кызы.
Алып баручы.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрэм бүген!
Хәерле көн, дуслар!
Тышта алтын көз! Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу –
бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Борын заманда бер авыл агаеннан:
- Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллә язмы? - дип сораганнар...

Дәвамы >>> күчермәләп алырга;

Татар сөлгесе - күңел көзгесе

Ресурс авторы: Кукмара районы Ташлы Елга башлангыч мәктәбе укытучысы Әхмәтҗанова Резида Фаретдин кызы
Класс бүлмәсе борынгы татар йорты кебек итеп бизәлә. Сөлгеләр күргәзмәсе оештырыла. Түрдә — кечкенә сандык. Авылның кул эшенә оста берничә хатын-кызы үзләренең эшләре (чиккән сөлге џәм башка әйберләр) белән чакырыла. Ш. Мәрҗанинең: «Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк», — дигән сүзләре плакатка язып элеп куела. Тактага әңгәмәнең темасы («Татар сөлгесе — күңел көзгесе») языла.
Дәрес кереш сүз белән башланып китә.

Дәвамы >>> күчермәләп алырга;

Фольклор бәйрәме

Ресурс авторы: Спас районы № 1 Болгар урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Әнисә Гаяз кызы
Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы–биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, әкиятләр иҗат иткән, риваятьләргә нигез салган.
Үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, мәкаль-әйтемнәрен, әкият–риваятьләрен, тәрбия тәртипләрен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк.

Күчәргә

"Халкымның күңел бизәкләре" (фольклор кичәсе)

Сәхнә “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.” Г.Тукай дип язылган плакат белән бизәлә.
Уртага өстәл куелган. Матур итеп чәй табыны әзерләнгән. Самавыр кайнап тора. Өстәл артында милли киемнәрдән киенгән татар егетләре һәм кызлары утыра. Алар арасында әби белән бабай да бар. Китапларның түшләренә китап тышлыкларының зурайтылган рәсеме беркетелгән. Залда татар халык көе яңгырый.
Алып баручы.
Татар халык иҗатын сөюче дуслар!
Үзегез беләсез: татар халык иҗаты ул әкиятләрдән, бәетләрдән, мәкальләрдән, легендалардан, җырлардан тора. Без бүген үзебезнең чәй табыныбызга халкыбызның күңел җәүһәрләрен туплаган шушы китапларны алып килдек. Иң беренче булып сүзне “Җырлар” китабына бирәбез...

Күчермәләп алырга - 45.5 КБ
Фикерләр.
2011-10-10 09:38:19 Садриева Алсу: Бик зур ярдәм иттегез. Рәхмәт.
2011-03-07 20:43:45 Алсу: Рәхмәт сезгә! күп кирәкле материаллар алдым, Мәктәбегезнең педагог - организаторы белән элемтәгә керәсем килә.
2011-02-15 20:39:11 Галия: Рәхмәт, мин үземә файдалы материал җыя алдым, киләчәктә дә зур уңышлар телим.
2010-12-14 17:37:47 Айсылу Хаматовна: минем өчен бик файдалы булды, шулай дәвам итегез.
2010-11-10 20:49:47 ЛӘЛӘ: МИҢА БИК ТӘ ОХШАДЫ СЕЗГӘ УҢЫШЛАР
2010-11-10 12:12:07 Венера: Рәхмәт, бик тә яхшы материаллар алдым.
2010-10-27 10:10:43 Фәридә: Миңа бик ошады сезнең сайт. Минем үз эшләремне сезгә тәкъдим итәсем килә.
Сезнең эшләрне без бик шатланып сайтка куярга әзер, Фәридә. Эшләрегезне беркетелгән файл белән безгә җибәрегез. Адресыбыз: muslumfolklor@yandex.ru
2010-09-28 19:29:21 Александр: Татар җырларын бик яратам. Сезнең белән аралашасым килә.
Гөлназ Илсуровна: Языгыз: gzal(эт)mail.ru
2010-08-19 21:41:02 Фазия: Бик зур рәхмәт. Уңышлар сезгә!
2010-04-08 21:20:02 Лия: Сез бик тырыш кеше икән, рәхмәт! Сезнең кебек иҗади кеше белән аралашу бик күңелле.
2010-02-28 12:40:00 Миләүшә: Минем бик рәхәтләнеп сезнең белән аралашасым килә. Үземнең эшләремне дә сезгә тәкъдим итәсем килә.
Без дә сезнең белән бик теләп аралашыр идек, Миләүшә. Шушы формадан файдаланып яисә кунак китабында үзегезнең электрон адресыгызны безгә хәбәр итә аласыз. "Элемтә: хатлар көтәбез" дип аталучы бүлектә безнең координаталар бар. Рәхим итегез. Эшләрегезне беркетелгән файл белән безгә җибәрегез, без аны сайтка куярга әзер. Аларда авторлык хокуклары сакланадыр дип өметләнәбез.
2010-02-12 16:33:46 Садриева Алия: Мин сезгә бик рәхмәтлемен. Иҗади уңышлар сезгә.
Без бик шат, Алия. Бик тиздән сайтыбызга яңа материаллар өстәләчәк. Даими кулланучыбыз булырсыз, материалларыбыз турында үз фикерләрегез белән дә уртаклашырсыз дип өметләнәбез.

Комментарий калдыру:
Исемегез:
Комментарий:


Сайт управляется системой uCoz