Йола фольклоры

Каен кайгы китерә?


Өй салганда каен бүрәнә кермәскә тырышалар безнең якларда. Ишегалларына, бакчаларга каен агачы утыртуны да өнәп бетермиләр. Каен кайгы китерә, янәсе. Шул уңайдан серле дә, сәер дә бер вакыйга хәтеремдә калган минем. Зәки абый Галләмов безнең мәктәптә хезмәткә өйрәтү дәресләре алып барды, хисапчы вазыйфасын да башкарды. Тәбәнәк кенә буйлы. Җор телле, эшкә дә бик уңган кеше иде, мәрхүм.

Беркөнне шулай агитколлектив җыелышына икәү барабыз.
- Ягсуп, картлар бик яратып бетерми инде, йорт каршындагы карт каенны кистем бит мин, кояшны каплап тора иде, - дип әйтеп куйды бу.
Мин мәктәп директоры да, партоешма секретаре да идем ул чакта.
- Укытучы башың белән картлар ырым-шырымына ышанып йөрмә иде, - дип, битәрләп ташладым тегене. Сүз шуның белән бетте.

Икенче көнне иртән иртүк Зәки абыйның хатыны Фәридә апа, тыны-көне бетеп, өйгә килгән.
- Әйдә әле, абыеңа әллә ни булды, - ди.
Бик ашыгып барсам да, соңарганмын булып чыкты: хезмәттәшем күзләрен мәңгелеккә йомган иде инде. Әле илле яшен генә тутырган, баш авыртуның да ни икәнен белмәгән сау-сәламәт ир иде бит, югыйсә.

“Карт каенны кисәргә ярамый, үзең утыртмаган булсаң, бигрәк тә”, - дигәннәр борынгылар. Хак сүзләрдер, мөгаен.


Ягсуп Мортазин, Яңа Сәет - Бөгелмә, 2011 нче ел.





Сайт управляется системой uCoz