Бәетләр

Рамил бәете


И туганнар, тыңлагыз сез,
Сөйлим Рамил бәетен.
Күз алдыма да килмәде
Күмү энем мәетен.


Мәлләтамакта тудым да Мәллә суын эчтем мин,
Төпчек булып, иркә булып, бигрәк рәхәт үстем мин.
Егерме тугызга җиттем, килмәде һич үләсем,
Яп-яшь көе кемнең килсен салкын гүргә керәсе.
Язмышларда язылганмы, әллә инде ялгышмы,
Ходай мине нигә икән тиз алырга ашыкты?
Башлаган эшләрем калды, калды газиз сабыем,
Әнкәм, әткәм һәм Резедам, апам, Рафак абыем.
Барыгыз да яраттыгыз, җаннан якын күрдегез,
Зур кайгылар китердем шул, гафу итә күрегез.
Резеда, тыңла сүземне: кызыбызны сакла син,
Начар, явыз ниятледән Ходай үзе сакласын.
Дианабыз үсеп җиткәч, минем хәлне сөйләрсең,
Үзең алып сөйгән чакта минем өчен үбәрсең.
Әби-бабай мәрхүм инде, алар оҗмахта күптән,
Сөйгән уллары булдым шул, әбкәем сагнып беткән.
Әнкәй, бәгърем, көткән чакта, улым кайтыр, дидеңме,
“Балаң үлде” хәбәреннән кайнар утка кердеңме?
Әти, син дә бик күңелсез, минем кайгы җилкәңдә,
Нинди уйлар башкаеңда, мине юлдан көткәндә?
Әти, әнкәй, улыгызга дөрес тәрбия бирдегез,
“Һич рәнҗетә күрмә, балам, җан иясен,” – дидегез.
Тыңладым сезнең сүзләрне: кешелекле булдым мин,
Һәркемгә ярдәм итсәм дә, ярдәм күрми үлдем мин.
Апам, чыршы бәйрәмендә биеп йөрдең, ял иттең,
Икесендә туган көнең, ел да син безне көттең.
Чыршы янында балалар, мәктәптә бәйрәм бара,
Тилмерепләр ятам инде, кил яннарыма, апа.
Бүген син күңел ачканда, мин ята идем юлда,
Һич күңелең сизмәдеме, килмәдең минем янга?
Табын утлары күренә, авыл бик якын да соң,
Тәннәрем, һай, җәрәхәтле, анда ничек барасың?
Апам, абый, хәзер инде калдыгыз икәү генә,
Ике терәк һәм ярдәмче әткәй-әнкәебезгә.
Әнкәй, рәхмәт, бәгърем, сиңа, бигрәк өзелеп яраттың,
Үсеп егет булгач та мин, иртән сөеп уяттың.
“Яшьли әрәм булды,” – диеп, зинһар, әнкәй, елама,
Беркая да китмәдем мин, җаным синең яныңда.
Кайнар каным агып бетте, эретеп җирнең туңнарын,
Искә төште шунда, әнкәй, синең җылы кулларың.
Гаеплемен каршыгызда: бәхилләшми дә киттем,
Үләремне белмәдем шул, күрешү өмет иттем.
Берегезгә дә рәнҗемим, гаепләмим һичкемне,
Декабрь аенда өзелдем, онытмагыз шул көнне.
Кадер-хөрмәт күрсәтеп, тиешенчә сез куйдыгыз,
Соңгы туем уздырдыгыз, инде сабыр булыгыз.


Апасы Фәһимә Гыйльманова язды. Мөслим районы Югары Табын авылы, гыйнвар, 2001 ел.




Сайт управляется системой uCoz