Халыкка хезмәттә

 Фольклор ансамбльләр

"Мөслим тугайлары" исемле фольклор ансамбль


"Мөслим тугайлары" исемле фольклор ансамбль Мөслим музыка мәктәбе каршында 1986 нчы елда оешкан. Ансамбль җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин.
Ул 1948 нче елда Мөслим районы Яңа Сәет авылында туган. Музыкага хирыслыгын күреп, әтисе улына 4 нче сыйныфта укыганда ук
тальян гармун алып бирә. Авылда эшкә калып, кичке урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, "Урожай" колхозында комсомол оешмасы секретаре вазифасын башкара. Алабуга культура-агарту училищесының оркестр
бүлеген тәмамлый. 1973 нче елда Мөслим мәдәният йортына баянчы
булып эшкә урнаша. 1986 нчы елда "Мөслим тугайлары" фольклор
ансамблен оештыра. Ансамбльгә өлкән яшьтәгеләрне дә, яшьләрне дә
тарта. 1990 нчы елда Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә үткәрелгән фольклор ансамбльләренең Бөтендөнья фестивалендә катнашып, ансамбль Лауреат исемен алды. Бу исемне ул Ленинград, Казан, Түбән Новгород, Ульян сәхнәләрендә, Татарстан телевидениесе аша чыгыш ясап, күп тапкырлар яңартты. "Мөслим тугайлары" фольклор ансамбле әгъзаларыннан тупланган тальянчылар ансамбле ел саен оештырыла торган Фәйзулла Туишев
исемендәге гармунчылар бәйгесендә һәр елны уңышлы чыгыш ясый.

Казан, 2003 ел    Тальянчылар төркеме

Ансамбль Азәрбайҗанда үткән Хары бул-бул исемендәге Бөтендөнья фольклор фестивалендә. Баку, 1990   Риф Шәңгәрәев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Фәнис Абдуллин республика телевидениесендә чыгыш ясыйлар. 1980 нче еллар.





Сайт управляется системой uCoz