Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Әкиятләр

Тамчы һәм Кар бөртеге




Борын-борын заманда, песи команда, әле без дә булмаганда, яшәгән, ди, булган, ди, Тамчы һәм Кар бөртеге. Алар бик дус булганнар, гел бергә уйнаганнар, ди. Тамчы – аскы болытта, Кар бөртеге өске катта яшәгән. Менә беркөнне Тамчы дусты янына килгән һәм әһткән:
- Дустым,минем җиргә төшәр вакытым җитте, мин җирне күрәчәкмен, - дигән.
Кар бөртеге бу сүзләрне ишетеп бик кайгырган, дустын югалтудан курыккан. Ә Тамчы аңа:
- Син бер дә борчылма, мин кире әйләнеп кайтырмын, - дигән.
Кар бөртеге кечкенә булган, һәм ул моны берничек тә аңлый алмаган.
Көннәр үткән. Кар бөртеге дустын бик юксынган. Бер көнне дустының шат тавышын ишетеп гаҗәпкә калган. Чынлап та, аның каршысында, Кояш кебек елмаеп, дусты Тамчы басып тора икән! Ул үз күзләренә үзе ышанмаган, сөенеченнән хәтта биеп җибәргән. Тамчы дустына Җирдә күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Кар бөртегенең дә Җирне күрәсе, андагы тормыш белән танышасы килгән. Көннәр суытуга, Кар бөртеге Җиргә юнәлгән. Анда шат балаларны күреп бик сөенгән, алар белән уйнаган,шаярган. Менә шул көннән башлап, Тамчы белән Кар бөртеге, чиратлашып, Җиргә кунакка йөргәннәр.


Мөслим авылында яшәүче Харисова Нәфисә Хәмит кызы (63 яшь) авызыннан Мөслим урта мәктәбенең 5 нче Б сыйныфы укучысы Фәтхетдинова Алсу язып алды. 2011 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz