Риваятьләр

Татар Бүләренең топонимик риваятьләре


Аю үлгән җир

Борын-борын заманда Бүләр авылы бик зур урман янына урнашкан булган. Ләкин гасырлар дәвамында зур—зур урман янгыннары аркасында авыл хәзерге урынына күченгән. Шуңа күрә тирә-якта урманнар да аз калган.

Бүләр тирәсендәге урманда аюлар яшәгән диләр. Ул вакытларда аларны еш кына кайбер көтүчеләр дә күргән.

Шулай бермәлне авыл көтүе йөргән җиргә аю килеп чыга. Ул үгезгә ташлана. Бик озак сугышканнан соң, үгез аюны сөзеп үтерә. Үгез көчле булып чыга. Бу вакыйгадан соң әлеге урын халык теленә “Аю үлгән җир” дип кереп кала. Урман тирәсендәге кечкенә бер җирне әле хәзер дә шулай дип атыйлар. Кызганыч, инде хәзер ул вакыйга күптән онытылган. Ул аюларны күргән кешеләр дә исән түгел.


Сәхбетдинова Җәмилә, Тат. Бүләр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2011 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz