Мәзәкләр

Хәтер-хатирә


АРТИСТ
Матбугатта берничә шигырь һәм хикәяләрем дөнья күргәч, “писатель” дип атап йөртә башладыдыр үземне кайбер танышларым, ярым шаяртып.
- Хатының да язучымы? – дип сорый берсе беркөнне.
- Юк, - мин әйтәм, - ул артист.
- Нәрсә, матур җырлыймы әллә?
- Җырлый белми белүен, әмма акча сораганда, бик тә килештереп боргалана-сыргалана белә.

НЕМЕЦЛАР ЖАЛКО
Классыбыз белән кино карарга барган идек. Әлбәттә инде, фильм сугыш турында. Янәшәмдә генә Асия исемле укучым елап утыра.
- Ник елыйсың? – мин әйтәм.
- Немецлар жалко. Бигрәк күп кырылалар бит, - ди сабый, күз яшьләрен сөртә-сөртә.

ХАТЫН ҺӘМ ИПТӘШ
Бер танышымны чәй эчәргә алып кергән идем үзебезгә.
- Иптәшегез шушымыни? – дип сорап куйды бу, табын әзерләүче хәләлемне күрсәтеп.
- Юк, - мин әйтәм, - бусы хатыным. Иптәшем әнә сөяк кимереп ята, - дим, ишегалдындагы маэмайга ишарәләп.

КАРДӘШЛӘР
Мәскәүдән кайткан оныгым Тимурны бәрәңге кәтмәнләргә басуга алып бардым беркөнне.
- Бабай, болар барсы да помидормыни? – дип сорый оныгым, бәрәңге кишәрлегенә күрсәтеп.
- Юк, помидор түгел, бәрәңге болар, - дим. - Әмма алар кардәш үсемлекләр. Бер үк семьялыктан.
- Илшат абый белән минем кебек булалар инде, алайса, - дип куйды шәһәр малае.

ТӨЗӘТҮ
Мәктәп директоры булып эшләгән чак. Габделгали бабай белән Хөмәйрә әби өебезгә килделәр беркөнне. Оныклары Вәсиләнең ничек укуы белән кызыксыналар икән. Бертуган Нәгыймә апам да бездә иде.
- Баш мөгаллимнең апасы була инде монысы, - диде әби, түткәйне ишарәләп.
- Апасы түгел, тутасы, - дип “төзәтте” карт карчыгының “ялгышын”.

29 КӨННӘН БЕР АЙ БУЛАСЫ
Эчүчелектә гаепләп, бер коммунистны партбюрода тикшерәбез. Гаебен танымый гына теге. Алай, ди, болай, ди, акланырга маташа. Соңгы сүз бирделәр үзенә.
- Что сез, хәтсездән авызыма да алганым юк бит инде ул елан агуын, - ди, чыраен да сытмыйча.
- Шулай да дөресен әйт әле, - мин әйтәм, - соңгы тапкыр кайчан эчкән идең, хәтерлисеңме?
- 29 көннән нәкъ бер ай була, честное слово! – ди алкаш. “Строгий выговор” чәпәргә туры килде үзенә.



Ягсуп Мортазин, Яңа Сәет - Бөгелмә, 2011 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz