Сайтыбыз һәм үзебез турында

Сайтны оештыручылар -

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы
Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы.

Сайтыбызның туган көне -

2009 нчы елның 30 нчы июле.

Идарәче сүзе

Заман таләпләре үзгә, ихтыяҗ да бүтәнчәрәк тоелган чорда халык авыз
иҗаты темасы Интернет сәхифәләре өчен бик актуаль, безнеңчә. >>> Укырга Халык иҗаты әле бүгенге көндә дә мул сулы саф чишмә булып, тарихыбыз битләрен, халык тәҗрибәсен, акылын, тел җәүһәрләрен һәм башка хисапсыз хәзинәләрне
ияртеп ага да ага. Авылларыбызда әкият, риваять-легендалар сөйләүче,
көйләп мөнәҗәтләр әйтүче, бәетләр чыгаручы, милли биюләребезне, җырларыбызны башкаручы, йолаларны җиренә җиткереп үтәүчеләр,
онытыла барганнарын заманча төсмерләр белән сәхнә түренә алып менүче фольклор ансамбльләре, сәнгатькярләребез, үзешчән башкаручыларыбыз
бар, һәм без алар белән чиксез горурланабыз. Максатыбыз - алар турында
сезгә дә сөйләү, фольклор үрнәкләрен бер урынга туплау, киң даирәгә таныту. Сайтыбыз әле бик тә яшь, материал туплау эше башланды гына. Аны баетуда без райондашларыбызның, читтә яшәүче якташларыбызның ярдәменә өмет итәбез. Мәктәп укучылары, укытучылар да бу эштән читтә калмас дип уйлыйбыз. Туган илне ярату туган җирне, туган телне яратудан башлана бит.

Ихтирам белән, Мөслим 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, проект авторы Гөлназ Җәлилова.

Мәгълүмат туплаучы укучылар төркеме:

2011-2012 нче уку елы
Хафизова Динара (6 нчы сыйныф)
Сабитова Регина (6 нчы сыйныф)
Хисаметдинов Алим (6 нчы сыйныф)
Зиннуров Илназ (6 нчы сыйныф)
Закиров Раниз (6 нчы сыйныф)
>> Алдагы елларда:
2010-2011 нче уку елы
Вахитова Ләйсән (11 нче сыйныф)
Закиров Раниз (5 нче сыйныф)
Мортазина Ләйсән (11 нче сыйныф)
Хафизова Динара (5 нче сыйныф)
Гыймранов Нәргиз (5 нче сыйныф)
Монасыйпова Гүзәл (5 нче сыйныф)
Гыйльфанов Алмаз (5 нче сыйныф)
Җәлилова Равилә (6 нчы сыйныф)

2009-2010 нчы уку елы
Вахитова Ләйсән (10 нчы сыйныф)
Атаджанова Нәфисә (11 нче сыйныф)
Бәдертдинова Зилә (8 нче сыйныф)
Җәлилова Равилә (5 нче сыйныф)
Мортазина Ләйсән (10 нчы сыйныф)
Мортазина Алина (10 нчы сыйныф)

Без өйрәнгән хезмәтләр

Сезгә дә укырга тәкъдим итәбез

>>> тулы исемлек
  • Әхмәтгалиев Ә.Ә. Мөслим төбәге: тарихи сәхифәләр. – Яр Чаллы, 2003.
  • Баһманов Ф.М. Елга башы. – Алабуга: Алмедиа, 2009.
  • Вәлиева Р. Туган авылым – Иске Вәрәш. – Казан, 2005.
  • Нигамаев А.З. История Татарстана с древнейших времен до 1552 г. – Елабуга, 1998.
  • Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.
  • Татар халык иҗаты: Хрестоматия / Төзүчеләре: Урманчеев Ф.И., Миңнуллин К.М. – Казан: Мәгариф, 2004.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. - Казан: Мәгариф, 2005.
  • Хөснуллин К. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2001.
  • Шәрипова Флүсә. Кырынтавым- күңел җырым. – Казан: “Паритет”, 2008.
  • Юсупов Ю. Чишмә башым - Бикмәчем. – “Минзәлә” газетасы китапханәсе, 2005.

  • Матур эшләребез бар...

    2009 нчы елның 2 декабрендә мәктәбебездә сайтның презентациясен үткәрдек. >>> Укырга Әлеге чарага Тойгелде авылында яшәүче Абдуллина Рәйсә һәм Мөслимнән апалар кунак итеп чакырылды. Алар үзләренең яшьлек истәлекләре белән уртаклаштылар, кечкенәдән уйнап үскән уеннары, йолалар турында сөйләделәр. Рәйсә апабыз башкаруында халкыбызның "Тәфтиләү" җырын бик яратып тыңладык. Үзебез дә биеп, җырлап, уйнап күрсәттек. Тәкъдир итү кичәсендә район мәгариф бүлеге методисты Шәймәрданова Н.А., районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәбебез укучылары катнашты.

            



    Мамадыш шәһәрендә 2009 нчы елның 25 нче ноябрендә тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I Республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үтте. >>> Укырга Анда Мөслим 2 нче урта мәктәбеннән Гайнетдинова Чулпан (укытучысы Гайнетдинова Г.Ф.) һәм Атаджанова Нәфисә (укытучысы Җәлилова Г.И.) үз эшләре белән катнашты. Укучыларыбыз ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы алып кайттылар. Аларның фәнни-тикшеренү эшләре "Милләт өчен алар көрәшәләр, дәверләргә ялгап дәверне" исемле җыентыкта урын алды. "Видео" бүлегендә әлеге конференциядә төшерелгән кечкенә генә сюжет тәкъдим итәбез.

      





    Сайт управляется системой uCoz