Энҗе чәчтем - энҗе җыям...
Табышмаклар
Нәкый Исәнбәт. Татар халык табышмаклары.
Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1970.
(Чыганагы Мөслим һәм Мөслим
районы дип күрсәтелгән табышмаклар.)
Диңгезе бар – йөзеп булмый,
Юлы бар – йөреп булмый,
Җире бар – сөреп булмый. (Карта)
“На!” дисәң, йөреми,
“Тырр!..” дисәң, туктамый,
Печән салсаң, ашамый,
Кычкыра-кычкыра чаба. (Автомашина)
Корыч борын, боз койрык,
Үзенә үзе боерык. (Пароход)
Ходайның кодрәте,
Су өстендә милләте. (Көймә, ишкәк ишү)
Атасы – азамат,
Инәсе – киң күкрәк,
Балалары – чәлдер-чөлдер. (Самавыр, поднос, чынаяклар)
Урманга бардым – бөктем,
Өйгә кайттым – тектем,
Кыр-кырлары – иха-хай,
Уртасы – тыпыру-тыру. (Иләк)
Дыр-дырый кәтәк,
Дырмази кәтәк,
Пеште кәтәк,
Пешмәде кәтәк. (Кул тегермәне, яргыч, ярма ташы тарту)
Өч агай суга барган,
Икесе су керергә төшкән,
Берсе ярда калган. (Чиләкләр, көянтә)
Ике агай тездән,
Калышмыйлар бездән. (Итекләр)
Асты такта, өсте такта,
Уртасында мәгъри бакта. (Көзге)
Дүрт марҗага бер шәл. (Өстәл ябуы, дүрт аягы)
Югарыдан төшә гәүһәри,
Түбәннән төшә гәүһәри... (Коедан су алу)
Түр башында җылы гармун. (Җылыткыч батарея)
Карурман, кире урман, елкылдык, мышкылтык, шакылтык, яскалтык. (Чәч, каш, күз, борын, авыз)
Сыек булса да су түгел,
Ак булса да кар түгел. (Сөт)
Төшсә, суга батмый, ут кабынса, янмый, җиргә керсә, череми. (Исем – кешенең җисеме үлсә дә исеме кала димәктән)
Табышмак әйтәм, тап,
Мич астына тотып яп. (Тавык)
Әлбидергәй муенлы,
Талиянский борынлы. (Ата күркә)
Урманнан чыгар,
Түше чуар,
Бигәнәе куар,
Бикмәмәте тотар,
Биктимере суяр,
Солтан башлы,
Кызыл кашлы,
Аны белгән йөз яшьле. (Көртлек, аны аулау, эт һәм пычак)
Гомеренә судан чыкмый,
Көйрык төбенә йон чыкмый.(Бака)
Чел-чел итәр, читәнгә кунар,
Ал, Бәдри, алтын челтәр. (Бал корты)
Яр буенда кара тәкә
Аягын салындырып утыра. (Карлыган куагы)
Ялман уты ялтырык,
Тавышы-тыны юк. (Аҗаган)
Җир астында кызыл ут,
Аны алган җүләр мут. (Чөгендер)
Тәк-тәк иттем, тәгчедем,
Шау иттердем зәңгәрен. (Балта белән урман кисү, агач аудару)
Келт-келт сикерә, келмән савыр итекле, ялт-йолт карана, ялман яшел яулыклы. (Саескан)
Ишегалдында чүмәлә, артында – себерке, алдында – сәнәк. (Сыер)
Ашасаң, тешкә керә,
Ашамасаң, төшкә керә. (Ит)
Түбәндәге табышмакларны безгә Мөслим 2 нче урта мәктәбе китапханәчесе Шакирова Сәрия Дамулла кызы яздырды. Ул аларны әнисеннән отып калган булган.
Өй әйләнәсе - кыл дилбегә. (мүк)
Бәләкәй генә мөлде миңа карап көлде. (көзге)
Фикерләр.
Сәхифәдә әлегә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.
Комментарий калдыру: