Мәкальләр һәм әйтемнәр

«Шәйхелгали туны»


Шәйхелгали абзыйлар белән ут күршеләр булып яшәдек без. Абзый үзе дә, карчыгы Фәрхебану җиңги дә бик ачыклар, юмартлар иде. Апам аларның олы кыхзлары Рәүхия белән яшьтәшләр, бик дуслар, әшнәләр, җиләккә, гөмбәгә бергә йөриләр. Ә Мәсрүрә —минем сабакташым. Дәресләрне гел бергә әзерлибез. Уллары Хантимер миннән кечерәк. Шулай да бергә уйныйбыз, бергә «шайтан чабабыз». Әле дә хәтеремдә, Фәрхебану җиңгәчәй, мич каршына утырып, борчак куыра. Ә без, бала-чагалар, тавык янына җыелган чебиләрдәй, аның тирәсенә чүгәлибез дә, пешәләнә-пешәләнә, әле генә табадан төшкән борчак ашыйбыз. Әллә нинди кызыклы әкиятләр дә сөйли иде әле ул безгә. Шуңадыр, аларга керми калган көнебез бик сирәк була иде безнең.

Минем әткәем кебек үк, Шәйхелгали абзый да оста сунарчы иде. Куян эләктерми кайткан көне булмагандыр аның. Хәйләкәр төлкеләр дә еш кына аның корбаны булалар иде. Авылдагы этләргә дә көн күрсәтмәде мәгәр. Шуңа бәйләнешле бер «кызыклы» хәл, дә булды аучы абзый белән.

Эт тирәсеннән сары тун тектереп кия беркөн күршебез. Киеп урамга чыгуы була, урам этләре камап ала тегене. Минут эчендә теткәләп тә ташлыйлар тунны, кияр җире дә калмый. Абзый үзе безгә йөгереп кереп кенә котыла «ерткычлардан».

Инде тәмам искереп, кияр рәте калмаган кием-салым турында сүз чыкса, «Шәйхелгали тунына әйләнгән» дип әйтү гадәткә кереп китте авылыбызда.

Әлеге «вакыйга»дан соң авыл этләренә тимәде аучы абзый. Бик яратса да сунарчылык шөгылен дә ташлады. Озакламый, йорт-җирләрен сатып, гаиләләре белән Пермь өлкәсенә күчеп киттеләр. Ә менә «Шәйхелгали туны» дигән гыйбарә әле һаман яши авылдашларым телендә.


Мөслим районы Яңа Сәет авылында туган Ягсуп Мортазин истәлекләреннән.
2011 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz