Йола фольклоры

Сабантуй бәйрәме турында әби-бабайларыбыз, әти-әниләребезнең истәлекләре




Әбисе сөйләгәннәрне яздырып алучы - Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5б сыйныфы укучысы Хафизова Динара. Иске Вәрәш авылы. 2011 нче ел.



Элек сабан туйлары авылларда чәчүләр беткәч, җәйнең матур бер ял көнендә үтә торган иде. Сабантуйга әзерлек бер-ике көн алдан башлана. Аны әзерләү өчен авыл яшьләре ат җигеп, гармуннар белән җырлап-биеп, урам әйләнеп, бүләкләр җыялар иде. Авыл халкының сабантуйга бүләк бирмичә калучысы юк иде. Кызлар сабантуйга дип сөлгеләр чигәләр иде. Яшь егетләр үзләренең яраткан атларын чабышка әзерлиләр иде. Зуррак авыллардан юртак атлар да әзерләнде. Чабыш атлары авылларда гына катнашса, юртак атлар район сабантуенда катнашалар. Юртаклар кайсы авылдан килсә, шул авыл кешеләре аларга көч биреп тора иде.

Авыл сабантуе булган көнне авылда җыр, гармун тавышлары иртән иртүк ишетелеп тора башлый. Бөтен халык сабан туе буласы урынга көлешә-көлешә, җырлый-җырлый, кем җәяү, кем атка утырып бара. Сабан туе мәйданына халык җыела. Монда дуслар, туганнар, күптән күрешмәгән классташлар очраша.

Менә бервакыт сабан туе башланганны хәбәр итеп кычкыралар. Төрле уеннар башлана. Кемдер көрәш карый. Көрәш бәләкәй малайлардан башлана. Малайлар чиратка басып көрәшәләр. Бер почмакта капчык сугышы бара, бер якта җепкә тезелгән әйберләр кисәләр, багана башына менәләр, шул арада ат узыштыралар. Иң күңеллесе ат чаптыруда. Анда гармунда уйныйлар, монда җыр бәйгесе бара, бииләр.

Көрәш кызганнан-кыза бара. Анда олылар, егетләр батырга көрәшә башлыйлар. Бар халык кем баш батыр булып калыр микән дип түземсезлек белән көтә. Баш батырга – сарык, башка урыннарга төрле бүләкләр бирәләр. Сабан туе шуның белән әкренләп азагына таба бара. Аннан соң кичке сабан туе була. Икенче көнне атларга утырып гармуннар белән районга төшәләр.


Информант – Гыймранов Рим Рәкыйп улы. Нов.Егоровка авылында 1954 нче елда туган. Язып алучы – Гыймранов Нәргиз, Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5а сыйныфы укучысы. 2011 нче ел.



Язгы кыр эшләре беткәч, татар халкының милли бәйрәме сабан туе июнь аеның башларында була иде. Аны гадәттә алдынгы механизаторларны котлап бүләкләр тапшырганнан соң көрәшне 8-10 яшьлек малайлар башлап җибәрә иде. Шунысы кызыклы: авыллардан сабан туена атлар җигеп, дугага кыңгыраулар тагып, чигелеп эшләнгән тастымаллар белән бизиләр иде. Көрәшчеләр өчен чиләкләп йомыркалар куела иде. Кашыкка йомырка салып, аны авызга кабып яше дә, карты да йөгерәләр иде. Багана башына менү, капчыкка салам тутырып сугышу, көянтә-чиләк белән узышу, капчык киеп йөгерү – барысы да тамашачы өчен күңелле чара була иде. Атлар чабышу, юртаклар узышуын халык түземсезлек белән көтеп ала иде. Урта мәйданда баш батыр бүләге – тәкә өчен көрәш кызганнан-кызып, иң көчле һәм оста көрәшчегә тәкә бирелә иде. Сабан туе беткәч, кичке уеннар үзәк паркта уздырыла иде. Анда иң матур җырлаучыга, биючегә конкурс, таяк, бау белән тартышу, гер, штанга күтәрү чаралары уздырыла иде. Халык рәхәтләнеп ял итеп, эшкә дәрт һәм көч алып, канәгать булып кала иде.


Информант - Кондратьев Вил Прохорович, 1937 елда туган. Мөслим районы Мөслим авылында яши. Бабасы сөйләгәннәрне оныгы 5а сыйныф укучысы Закиров Раниз язып алды. 2011 нче ел.



Элек сабан туйларын шундый күңелле итеп үткәрә идек. Атлар җигеп, тройкалар белән. Атларны чигүле сөлгеләр белән бизәп, егетләр-кызлар белән атларга утырып, гармуннар уйнап, җырлап төшә идек. Мөслим 20 км иде, шуны атлар белән барып кайта идек, шундый күңелле була иде гармун тавышлары. Киткәндә олы кешеләр капка төбендә карап калалар иде, кайтканда көтеп каршы алалар иде. Кичке мәйданнар да була торган иде. Гармун тавышлары әллә кайдан яңгырап тора иде. Хәзер бәйрәм икәне дә беленми.


Информант - Монасыйпова Әнисә, 1933 нче елда туган. Ташлыяр авылында яши. Әбисе сөйләгәннәрне 2011 нче елда Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5б сыйныфы укучысы Монасыйпова Гүзәл язып алды.




Сайт управляется системой uCoz