Бәетләр

Радик бәете


Ерткыч кулыннан вахшиләрчә үтерелган кадерле улым Мәхмудов Радик Наил улына 20 октябрьдә 30 яшь тулган булыр иде.

Тормышта ямь табып кына
Яши башлаган идем.
Планымда яңа эшләр, тормыш кору,
Ярым белән көзгә кавышу иде.
Тыныч кына ята идем,
Хәл алып мин өемдә.
Башыма килмәде бер уй,
Кемдер кадап китәр диеп,
Миңа капка төбендә.
Кемдер хәбәр бирде миңа,
Чыктым капка төбенә.
Зур пычагын елтыратып,
Анда кемдер сүгенә.
Аңлашырга мин теләдем,
Бардым аның янына.
Ул пычак белән кадар дип
Һич килмәде уема.
Сеңлекәем күзен алмый
Тәрәзәдән күзәткән,
"Абый гаепле түгел" дип,
Елый-елый аңлаткан.
Сөлек кебек абыйсының
Җиргә ауганын күреп,
Сеңлемнең йөрәккәе
Янган күмерләр кебек.
Әнкәем киткән булган
Ипи алырга диеп,
Ул кайтканда ята идем,
Мин ярты мәет булып.
Больницага тиз илттеләр
Тереләм дип уйладым.
Әҗәл көчле булып чыкты –
Соңгы тапкыр суладым...
Гүзәлкәем, җаныкаем!
Зиньарлар дим, елама,
Никтер бергә була алмадык
Анысын белә бер Алла!
Бергә булсак бик бәхетле,
Булырбыз дип уйладык.
Бер-беребезнең күзләренә
Һич карашып туймадык...
Әнкәй бәгърем, сиңа сүзем:
Көне-төне елама!
Энем белән сеңлемнең
Барлыгын син уйла ла.
Әнкәй елый, Гүзәл елый,
Елашалар туганнар.
Мин кайтмас җирләргә киттем.
Бәхил булыгыз, туганнар!


Мәрхүмнең әнисе Розалия. Мөслим. 2011 ел.




Сайт управляется системой uCoz