Утлы еллар кайтавазы

Ил язмышы – ир язмышы

Бабам истәлеге булган пиджак әле һаман кием шкафында эленеп тора. Әле һаман бабам җылысын саклыйдыр кебек ул. Орден-медальләр һәм значоклар пөхтә итеп тагылган. Һәрберсенең үз тарихы. Бабамның күргәннәре дә, мәрхүм әбекәй әйтмешли, үзе “бер китап язарлык”.

Мирзасалих Фәррах улы Мостафин 1901 нче елның 27 нче июлендә Мөслим районы Мәлләтамак авылында дөньяга килә. Хәдичә әби белән Фәррах бабайның 18 балалары туа, тугызы кечкенә чакта ук вафат була, калганнарының да бары өчесенә генә балалар үстереп, оныклар сөеп яшәргә насыйп була.

Әтисе үлгәндә, бабай 9 яшьтә кала. Шуңа үсмер чакта ук аңа җигелеп эшләргә туры килә. Басудан кайтырлык хәле калмагач, шунда гына кунып кала торган була. “Аякка ат дилбегәсен урап ята идем. Төнлә бүреләр килсә, ат пошкыра, һәм мин уянам,” – дип сөйли иде ул.

Бабам 1919 елны Армиягә алына, һәм туган иленә 1926 нчы елда гына әйләнеп кайта. Гражданнар сугышында катнаша ул, бу сугышта аның ике ир туганы үлеп кала. Вәҗетдин исемлесенең аклар тарафыннан кылыч белән туракланып үтерелгәнен кайтып сөйләгәч, Хәдичә әбекәй: “Ярый әле үзе шәһит киткән, ә шулай кеше җанын кыеп йөрсә, ниләр эшләр идең?” – дип юанган.

1926 елда бабай Мөслим кызы Бибизәйнәп Габделхак кызы белән тормыш корып җибәрә. Улы, кызы туа. Эшләгән кеше ачка интекми. Тик XX гасыр кешеләренә бик нык үзгәрешләр кичерергә туры килә шул.

Колхозлашу еллары... Бабам беренче көннән үк коллектив хуҗалык члены була. Тик нахак гаеп ягылып, репрессияләнә, тормышы таркатыла, үзен төрмәгә җибәрәләр. Ими баласы булган Расих абыйның баш астындагы мендәренә хәтле алып чыгып китәләр. “Шап итеп башының сәкегә төшкәне гел күз алдымда тора,” - дип искә ала бу вакытларны Рәзинә апа. Ул да сабый гына була, югыйсә. “Төн уртасында да сорау алырга чакыралар иде әнкәй белән әбекәйне. Безне дә уятып алып баралар, кайда калдырсыннар инде. Сорау алучы ачуланып кычкырганда, без мич артында калтырап тора идек,” – дип сөйли ул. (Бары 2002 нче елда гына, бик күп тапкыр тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәннән соң, бабайның аклануы турында хат килә балаларына.)

Төрмәдән кайткач, колхоз бабайга үз ихатасында яшәргә рөхсәт итә, бер бозау бирә.. Землянка казып, куыш ясый гаиләсенә бабай, түбәсен камыш белән яба. Кызлары Суфия (минем әнкәй) туа. Тик тыныч кына яшәргә язмаган шул. Сугыш башлана. 1941 нче елның 25 нче августында Мирзасалих бабай, үзе тәрбияләгән айгырлар белән, Ватанны якларга – Бөек Ватан сугышына китә... Мостафин Мирзасалих 54 нче Кутузов һәм Александр Невский орденлы, 4 Кызыл Байраклы беренче кавалерия полкының 14 нче дивизиясе составында Мәскәү яны сугышларына эләгә. Беренче тапкыр дошман белән күзгә-күз алар шунда очраша... Туган илебезне фашист гаскәрләреннән азат итә-итә, Украинага килеп җитә, Белоруссия, Польшаны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Ә Бөек Җиңү көнен Берлинны узып китеп каршылый. Бабам дүрт тапкыр яралана. Госпитальдә дәвалангач, сугышуын дәвам итә торган була. “Фашист тимере” күп иде аны тәнендә. Снаряд кыйпылчыкларын кечкенә чакта без тотып-тотып карый идек.

Сугышта бик күп батырлыклар күрсәтә бабам. Каты сугыш вакытында яралы капитанга юлыга ул. “Документларны ал да ат мине,” – дип ялвара бу, бер җепкә тезелгәндәй тигез рәтләр белән килүче фашистларга ымлап. Мирзасалих бабай каушап калмый: плащ-палаткасына аңын югалткан украин капитанын салып, агачлар арасына сөйрәп кереп китә. Бераз баргач, аңа үзебезнең солдатлар очрый. Бабам ярдәме белән капитан исән кала. Аңына килгәч, капитан үзен коткаручыны кочаклап елый. Бу батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Немец белән бергә-бер очрашырга да туры килә бабайга. Германия җирендә була бу хәл. Сугыш беткән, тик һаман да атышлар дәвам итә торган чак. Гамьсез булырга ярамый. Тирә-юньне күзәтеп кенә торырга кирәк. Бабай агач башында бер немецны күреп ала. Янына бара, шулчак немец ишарәләр белән нидер аңлата башлый. Бабамны күптән күреп торуын, тик аңа атмавын, инде үзенең дә исән каласы килүен, өйдә берсеннән-берсе кечкенә балалары булуын сөйли ул. “Без немецлар белән түгел, ә фашистларга каршы сугыштык,” – дип әйтә иде бабай.

“...Менә сезнең якташыгыз Мәлләтамак авылыннан килгән Мирза иптәш Мостафин. Ул дошманнан изге җирләребезне азат итү өчен барган сугышларда батырларча дошманны кырды һәм кыра. Ул ... чын батыр сугышчы булуын күпләргә танытты. ...Без сезнең якташыгыз Мирза иптәшне яратабыз. Мактау һәм дан аңа! ... Озакламый килер бер көн – сезнең якташыгыз Мирза иптәш һәм башка сугышчылар да җиңүчеләр булып туган илләренә кайтырлар...” Бу юллар Мөслим районының “Күмәк хуҗалык” (№49, 23.11.1944) газетасыннан алынды. Мәкаләне подразделениенең партия оештыручысы Булатов язган. Курку белмәс солдат турында фронт газеталары да аз язмаган.

Бабамның орден-медальләрен кулларыма алам. Җиңүнең күпме кан коюлар хисабына булганын дәлилләүче алар.: “Отечественной войны II степени” (№316767) , “Отечественной войны I степени” (№1495935) , “Красная Звезда”(№796221), ике “За отвагу”(№2341321, №1357903) орденнары, “Отличный артиллерист”, “Гвардия” билгеләре, ”За оборону Москвы”(01.05.1944), “За освобождение Варшавы”(09.06.1945), “За взятие Берлина” ”(09.06.1945), “За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945”(№ 09.05.1945) һәм юбилей медальләре, командованиенең 12 Рәхмәт хаты... Сугыш чоры документларын актарам һәм андагы төгәллеккә таң калам. Бабамның һәр баскан эзе “Красноармейская книжка” да исәпкә алып барылган. Кораллары, кием-салымы, бүләкләре – барысы да язылган, имзасы, печате куелган. Төсләре дә уңмаган диярлек. Документлар арасында дүрткә бөкләнгән һәм бераз таушалганрак бер кәгазь сакланган. 1944 нче елның 16 нчы декабрендә язылган 366 нчы номерлы белешмә Мостафина Зәйнәп исеменә килгән. Гвардия ефрейторы Мостафин Мирзасалих Фәрраховичның шушы чорга кадәр алган орден-медальләре саналган һәм льготалардан файдалану мөмкинлеге булуын аңлаткан бу хатка Самигулин һәм Стрелоговлар имза куйган. Бу кәгазь кисәге күңелемне нечкәртте. Ай-һай, кирәкле урыннарга күрсәтелде микән соң ул?! Исәнме-юкмы диеп, ирен сугыштан көтүче, фронт өчен көн-төн хезмәт куючы Зәйнәп әби берәр генә булса да файдаланды микән аннан? Инде тормышлар арулангач та, сугышта катнашучыларга тиешле 5 кубометр утынны да алып кайта алмыйча тилмергәндә, ни өчен бу кәгазьләрнең ярдәме булмады соң?..

Мостафин Мирзасалих бабай 1946 нчы елның 17 нче августында, җиңүче булып, туган авылына әйләнеп кайта. Һәм 80 яшенә кадәр колхозда хезмәт куя: атлар карый, төрле эшләрдә эшли. Хезмәтен бәяләгән бүләкләре дә шактый. “Почетлы ветеран хәзер пенсиядә. Ләкин ул энергияле, эшчән кеше. Җәен дә, кышын да яшьләр белән бергә эшкә чыга. Мирзасалих ага – Мәлләтамак авылында иң ихтирамлы кешеләрнең берсе,” – дип язалар аның турында (“Авыл утлары”, №55, 8 май, 1968 ел ). Бер эштән дә чирканмады ул. 80 яшендә дә багана төпләрен чабарга бабама кушалар иде. Чөнки аның төгәл икәнен беләләр. Өстен-өстен генә, “алай да ярый, болай да ярый” дип эшләүчеләр турында сөйләгән мәзәкләрен, ситуациясенә туры китереп, хәзер дә искә төшереп көлешәбез әле.

Бабам хәтеремдә бик тәртипле, акыллы, шаян, тапкыр сүзле булып калды. Безне, оныкларын, бик ярата иде ул. Гомумән, урамдагы балаларны да шаяртмыйча узмый торган иде. Беркайчан да “алай булмагыз, болай булмагыз” димәде. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләр турында бик күп сөйләде. Шулар аша безне тәрбияләгән икән. Сабый чактан ук бер вакыйга истә калган. Безнең янда авыл кибете бар. Бабай шуннан, бер чиләк тутырып, тәм-том алган. Төпчек оныгын сөяргә безгә керде. “Фәлән кеше (исемен әйтми, бабай бик тактлы) аракы сатып алган акчага менә мин күпме ризык алдым, әле чиләге дә тиде,” – ди. Үзе дөньяның төрле почмакларында йөреп, 18 ел “урыс идәнендә” йоклап та, андый начар нәрсәләрне авызына да алмады, тәмәке тартучы янында да тормады. Бабайның чын педагог һәм психолог булуын хәзер аңлап йөрим. Белем алырга мөмкинлекләр тудырылса, кемнәр булырлар иде икән минем кадерлеләрем? Бабай русча да яхшы белә, матур итеп поляк, украин җырларын җырлый иде. Әбекәем иске татарча да, латинча да, кириллицада да укый белде, яттан Тукайның бик күп шигырьләрен сөйли иде.

Бер генә дә ачуланышканнарын, тормыштан зарланып утырганнарын хәтерләмим. Аларга чыгу (алар аръякта торгач, без шулай дип сөйләшә идек), аз гына булса да ярдәм итү – үзе зур бәйрәм кебек иде. Тормышлары да гөлләр кебек булды. Яшелчәләре дә бик уңа иде. 80 килолы кабак үстерүләре турында Илһам абый (олы кызларының улы) өлкәнең ниндидер газетасына язып җибәрде. Менә шуннан бабайга бик күп кешеләр орлык сорап хат яза башладылар... Бабай иренмәде: һәрберсенә посылка арты посылка юллады. Ул аларны, киптереп, олы шырпының кабына (8 тиенлек шырпы була иде элек) салып җибәрде. Рәхмәт йөзеннән кайсы хат язды, кайсы орлык салды. 2 метрлы помидорлар үстереп, тирә-якны таң калдырды бабай. Ул вакытта кеше әле яшелчә үстерүгә бик игътибар бирми иде бит. Әбекәй бик озак еллар башы авыртып интекте. Бабакай саклап та куйды инде аны. Авыр эшләр эшләтмәде, бик хөрмәт итте. Алар икесе дә 85 яшькәчә яшәделәр. Шундый әби-бабай тәрбиясе алуым белән мин бик бәхетле.

Ил язмышы – ир язмышы, диләр. Чынлап та, безнең батыр халкыбыз моны дәлилләде. Бик күпләрнең язмышы охшаш булды ул елларда. Алар барысы да Туган ил өчен дип көрәштеләр, Туган ил өчен дип һәлак булдылар. Туган ил алар өчен – туган нигез, гаилә, аяз күк дигән төшенчәләрне үз эченә алды. Безгә әнә шуларны онытмаска иде.

Тиздән Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәрбез. Бу бәйрәмне бик яратты бабай. Тыныч тормышның кадерен белеп яшәде ул. Бу язмам бабам һәм әбекәем рухына изге дога булып ирешсен иде.

Фәһимә Гыйльманова, Югары Табын, 2010 ел.



Сайт управляется системой uCoz