Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Әкиятләр

Куянның колагы нигә озын?




Борын-борын заманда карурманда яшәгән, ди, булган, ди, бер Куян. Ул куян бик батыр булган, ди. Хайваннар патшасы Арыслан да Куян белән киңәшә торган булган, ди. Менә бер заман урманга яшәргә бик хәйләкәр Төлке килгән, ди. Барлык хайваннарга, Арысланга да төрле мәкер эшләп, аларны үзара бозылыштырып бетергән, ди, бу. Чират Куянга да җиткән. Арыслан патшага: “Куян сине көчсез, булдыксыз бит ул”, - дип әйтә дигән хәйләкәр. Арыслан сүзгә бик ышанучан булган, Куянга бик каты ачуы чыккан. Ике колагыннан Куянны эләктереп алган да бик еракка, урманның иң куе җиренә барып төшәрлек итеп ыргыткан. Шуннан бирле куяннар озын колаклы һәм бик куркак булып калганнар икән.


Барыева Равилә Хаммат кызы авызыннан Мөслим урта мәктәбенең 5 нче Б сыйныфы укучысы Шәймурзина Алия Фаит кызы язып алды. 2011 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz