Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мәкальләр, әйтемнәр, тапкыр сүзләр


  • Шәйхелгали туны
  • Өйдәш кертсәң, сүз чыгар, тавык кертсәң, чүп чыгар.
  • Утыз бер бер тиен сиңа...
  • Базда батман тарым бар, күтәрә алсаң, барын да ал.
  • Тормыш - ормыш.

  • Кеше - табигатьнең таҗы.

  • Эшкә тарыма, тарысаң - арыма.


  • 2010 нчы елда Мөслим 2 нче урта мәктәбе укытучысы Галиуллина Әлфия Ясәви кызы авызыннан язып алынды:

  • Баскан өстенә басып тора. (отчаянный мәгънәсендә)

  • Өтердән хата ясый.


  • 2010нчы елда Мөслим районы Мөслим авылында
    яшәүче Вахитова Миңлерәшидә ( елда туган) авызыннан оныгы
    Вахитова Ләйсән язып алды:

  • Хак ярым хак,
    Пот ярым борчак.
    Бер кием чабата,
    Калганына акчалата.

  • Җәе бар, кышы бар,
    Ашыгып, ни эш бар.

  • Ай Алланың парманы, тавык типкән ярманы.

  • Бер үрәлек ярмадан бер боткалык калмаган.

  • Иртә барсаң, ит пешә, соңга калсаң, бит пешә.

  • Бала карама берүк, балы, мае өстәлендә, үзе ашасын берүк.

  • Пычак, пычак, тимерчедә бер кочак.

  • Чираттан калганчы, үләттән кал.


  • Түбәндәге мәкальләрне Мөслим урта мәктәбе укучылары туплады:

  • Сәләтсез сәнәк сындырыр, көчсез көрәк сындырыр. Галимәрдәнов Илназ, 6нчы А сыйныфы укучысы, 2011 нче ел.

  • Эш – теш белән, ялкау – тел белән. Фәрдиева Фиалка, 6нчы А сыйныфы укучысы, 2011 нче ел.

  • Сабыр итсәң, акыл килә. Фәрдиева Фиалка, 6нчы А сыйныфы укучысы, 2011 нче ел.

  • Бер тарыдан ботка пешми. Җәлилова Лилия, 6нчы А сыйныфы укучысы, 2011 нче ел.


  • 2010нчы елда Мөслим 2нче урта мәктәбе ашханәсенең шеф-повары Смелова Гөлсинә апа авызыннан Җәлилова Гөлназ язып алды:

  • Кеше гомере - солы бөртеге.



  • Нәкый Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. 3 томда.
    Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1967.

    (Чыганагы Мөслим һәм Мөслим
    районы дип күрсәтелгән мәкальләр.)


    3 нче томга кергән мәкальләр:
  • Дус алдында сынатма.(25 б.)

  • Тегермәнлек, Тамыян - бар да китек бадыян. (94 б.)

  • Юл сайлаган базга очрар. (96 б.)

  • Арбага таккач, дегет чиләге дә хаҗга барыр. (104 б.)

  • Тиген тапкан тәңкәдән тир чыгарган тиен артык. (138 б.)

  • Алтын тузан арасында да ялтырый. (155 б.)

  • Хуҗа сүзе - закон.(216 б.)

  • Бар янына бар сыя. (222 б.)

  • Көчле кешедән тау курыккан. (232 б.)

  • Хәллене хәлле ди торгач, хәленнән тайдырганнар. (236 б.)

  • Байның эше фәрман белән, ярлыныкы дәрман белән. (275 б.)

  • Сугышма, сугышмыйча танышма. (357 б.)

  • Эт булган җирдә бур тормас. (370 б.)

  • Илен сөйгән мәңге яшәр, илен саткан бер көн яшәр. (407 б.)

  • Булган оратор мең авызны каратыр, булмаган оратор - болгатыр да таратыр. (424 б.)

  • Көйлене көйләмә, аңа уңай сөйләмә. (440 б.)

  • Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт. (465 б.)

  • Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия. (518 б.)

  • Алган сабагың бер булсын, кабатлавың мең булсын. (535 б.)

  • Мокытны кырык ел укыт - барыбер мокыт. (536 б.)

  • Җүләр купса, мул кубар. (600 б.)

  • Ахмакның сакалы озын, акылы кыска. (612 б.)

  • Акыллы уйлаганчы, тиле сугып ега. (616 б.)

  • Ачулының алдында торма, атасына карамас. (647 б.)

  • Күз яше җиргә тамса да кипми. (715 б.)

  • Ир егетнең юлдашы - тәвәккәллек. (738 б.)

  • Батырның ризыгы - җирдә. (753 б.)

  • Батырның үзе үлсә дә , даны үлми. (755 б.)

  • Һәр каплан тиресе кигәнне батыр димә. (758 б.)

  • Алама кешедә сүз тормас. (782 б.)

  • Олыларны олыла, үзең дә олаерсың. (805 б.)

  • Адашканны артындагы белер, ялгышканны янындагы белер. (872 б.)

  • Ялкауның юлына сырлан үсә. (909 б.)

  • Иртән үрә, кич үрә, безнең башлар ни күрә? (Бу урында үрә - өйрә мәгънәсендә.) (919 б.)

  • Бәхет һавад йөрми, кулда йөри. (941 б.)

  • Аждаһаның эчкән саен сусыны кабарыр. ( Комсызның комсызлыгы арта барганга киная.) (968 б.)


  • Нәкый ага Исәнбәтнең 3 нче томга язган кереш мәкаләсеннән:
    Татар халык мәкальләре өч томга туплап чыгарылды. Тик шунысын әйтергә кирәк: диңгезне бер түгел, мең кат сөзсәләр дә, әлегә хәтле андагы барлык балыкларны беркем дә көрәп чыгара алмаган. Шуның кебек, бу җыелган мәкальләр, бары тик мин сөзә алган хәтлесе генә. Тагы шул да бар: җылымны салучы мин булсам, билгеле инде, аны берүзем генә тартмадым. Бу эштә миңа булышкан иптәшләрнең исемнәре бу томнарда санаулы. Әмма аларның тагын да күбрәге үз авызларыннан өзеп мәкаль әйтүче исемсез кешеләр, шулай ук кәгазь кисәкләренә язгалап бирүче укучы яшьләр булды. Шул күренеш үзе генә дә халык авыз иҗатына, аерым алганда, мәкальләргә карата халкыбыз күңелендә ни дәрәҗәдә ихтирам һәм мәхәббәт булганлыгын аңларга мөмкинлек бирә. (Май, 1966.)

    Фикерләр.

    2011-02-14 18:14:31 Матурка)): Шәп булган бу)


    Комментарий калдыру:

    Исемегез:
    Комментарий:


    Сайт управляется системой uCoz