Мөслим җәүһәрләре

 Халыкка хезмәттә

"Поляр кас" ("Бүләр киче") фольклор ансамбле


Районыбызда аз санлы булган мари милләтенең гореф-гадәтләрен саклауда, аның мәдәниятен үстерүдә 1990 нчы елда Мари Бүләр авылында оешкан "Поляр кас" фольклор ансамбле күләмле эш башкара. Аны Изибаева Әнисә Альбертовна җитәкли. Ансамбль 1993 нче елда - Әгерҗе, 1994 нче елда Кукмара районнарында, 1995 нче елда Удмуртия Республикасының Мари Возжай авылында, 1997 нче елда Мамадыш районының Зур Шиям
авылында уздырылган мари халкының милли бәйрәме Семыкта катнашып, меңәрләгән тамашачының мәхәббәтен яулады. Мамадыш районында уздырылган "Иң матур мари кызы" конкурсында ансамбль әгъзасы Ольга Исанбаева 3 нче урынны яулады. 2001 нче елның 27 нче октябрендә Мөслим районы мәдәният йортында фин-угор халыкларының фольклор ансамбльләре чыгышы булды. Республика конкурсы көнне дә "Порляр кас" ансамбле әгъзалары үзләренең әзерлекле чыгышлары, сәхнәдә мари халкының җырларын, биюләрен оста башкарулары, халык традицияләрен тамашачыга җиткерә алулары, сәхнә киемнәренең зәвыклы булулары белән башкалардан аерылып трды. Аларны халык бик җылы кабул итте.

Мари халкының йола фольклоры белән биредә таныша аласыз:
Мариларның гореф-гадәт, йолалары

      





Сайт управляется системой uCoz