Җырлар

ТАКМАКЛАР

 1  2  3  4  5  6  7  8  9  10


Киленнәр эштән кайта
Берлинны алган кебек.
Бианайлар тетрәп төшә
Пленга төшкән кебек.

Чәчтем бодай, бирде Ходай
Бер бодайга мең бодай.
Чәчләремнең бөртеге саен
Кайгылар бирде Ходай.

Сиңа да бер кабырга,
Миңа да бер кабырга.
Колхозчылар үлеп ята,
Әйдә кабер казырга.

И Ходаем, бирмә акыл,
Җүләрлеккә ни җитә.
Миңа биргән акылларың
Барыбер җилләргә китә.

Титов белән Гагарин.
Магазинга кергән идем
Килки белән маргарин.

Эх яшь чаклар, яшь чаклар,
Кесә тулы борчаклар.
Чабатага чикерткә җигеп,
Урман кисеп йөргән чаклар.

Бие, бие, Хәйрулла,
Биегән кеше бай була.
Биегән кеше бай булганчы,
Карт алаша тай була.


2010нчы елда Мөслим районы Мөслим авылында яшәүче Вахитова Миңлерәшидә ( елда туган) авызыннан оныгы Вахитова Ләйсән язып алды.




Сайт управляется системой uCoz