Җырлар

ТАКМАКЛАР

 1  2  3  4  5  6  7  8  9  10


ӘНӘ КИЛӘ АВТОМОБИЛЬ...

Әнә килә автомобиль
Төягәннәр катлама.
Сезнең ише малайлар
Бер атлый да каплана.

Әнә килә автомобиль
Төягәннәр кыярлар.
Бик күтәрмә борыныңны
Чиләк эле куярлар.

Әнә килә автомобиль
Салганы дегет икән.
Чәчләре дә үрә торган,
Мировой егет икән.

Әнә килә автомобиль
Ленинград юлында.
Рапорт бирергә килмәдем
Сөюләрем турында.

Әнә килә автомобиль
Төягәннәр киң каеш.
Үз-үзеңне әллә кемгә
Куясың, понимаешь.

Әнә килә автомобиль
Төягәннәр тәмәке.
Йөзләренә чыккан инде
Көнчелек галәмәте.

Әнә килә автомобиль
Төягәннәр ак кипке.
Кетәклеккә менгән идем,
Тавык башыма типте.

Әнә килә автомобиль
Төягәннәр тастымал.
Мәхәббәтең мич астында,
Кисәү белән тартып ал.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр пыяла.
Кочаклашкан да юк әле,
Сөйгән егетем ояла.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр порошок.
Таңга кадәр утырабыз,
Бер-беребезгә карашып.


Мөслим авылында яшәүче Җәлилова Гөлназ Илсур кызының 1991-1996 елларда тупланган такмакларыннан алынды. 2009 нчы ел.




Сайт управляется системой uCoz