Җырлар

ТАКМАКЛАР

 1  2  3  4  5  6  7  8  9  10


ТУЙ ТАКМАКЛАРЫ

Ике кода уйга калган
Нидә икән уйлары?
Ничә меңгә төште икән
Замананың туйлары?

Японский магнитофон
Акыра да бакыра.
Әллә туйга җен-пәриләр,
Шүрәлеләр чакыра?

Туйда туйганчы эчмиләр,
Аек булсын туегыз.
Аракы дигән шешәне
Санап кына куегыз.

Бие, бие Габдулла,
Биегән кеше шат була.
Туйда биеп шатланмасаң,
Үз хатының ят була.

Кабыйм микән, капмыйм микән,
Калҗа-калҗа итләре?
Майлы калҗага охшаган
Кодагыйның битләре.

Сездә туйлар булгалыймы,
Бездә туйлар булгалый.
Билең нечкә, үзең мичкә,
Биеп җибәр, кодагый.

Бие, кода, бие, кода,
Кодагыйдан уздырып.
Соңгы пенсияңә алган
Ботинкаңны туздырып.

Уйнап җибәр гармуныңны,
Көйләрен сайлап кына.
Туйда ашап, тамак туйгач,
Качарбыз җайлап кына.

Ике тиен, бер акча –
Яшь кәләш белән кияү.
Туйлар үткәч, акча беткәч,
Йөрерсез бергә җәяү.

Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Вәлиәхмәт,
Безне болай зурлаганга
Сезгә бездән зур рәхмәт.


Мөслим авылында яшәүче Җәлилова Гөлназ Илсур кызының 1991-1996 елларда тупланган такмакларыннан алынды. 2009 нчы ел.




Сайт управляется системой uCoz