Җырлар

ТАКМАКЛАР

 1  2  3  4  5  6  7  8  9  10


Америка, Америка,
Америка кабагы.
Берсе озын, берсе кыска
Чалбарыңның балагы.

Биек тауның юашларында
Үсеп утыра миләш.
Бик күтәрмә борыныңны,
Сортыңны белеп сөйләш.

Француз яулык өчпочмак,
Уртасында - өч борчак.
Минем җырны ошатмасаң,
Үзең җырла, буш корсак.

Бер кыз килгән больницага,
Тамагында – ангина.
Кышы буе капрон кигән,
Ни дияргә андыйга.

Аягында хром итек,
Билендә - сары каеш.
Командир булдым дигәч тә,
Масайма, понимаешь.

Пыяла савыт эчендә
Чебен пудра ягына.
Кичә сөйгәнеңне күрдем,
Тигез җрдә абына.

Атлас түгел, ефәк түгел
Синең дә кигәннәрең.
Чыпчык булып чыктымыни
Сандугач дигәннәрең.

Ике кесәң тулы акча,
Бишәрлек тә, унарлык.
Күтәрелгән борыныңа
Унбиш әтәч кунарлык.

Агыйделдән йөзеп килә
Яшел түбәле кораб.
Кимсетмәгез, кимсенмәбез
Сез кимсеткәнгә карап.

Ал булса ни, гөл булса ни,
Булса ни, булмаса ни.
Аның акыллары булсын,
Буйлары булмаса ни.

Аклыны ки, караны ки,
Әгәр әйбер сайласаң.
Дөньяны тиз танытырлар,
Болай гөрбиянлансаң.

Гармун уйный бер малай,
Гармун телләре калай.
Ошамый да, килешми дә,
Гөрбиян булма алай.

Гармун уйный белмәсәк тә,
Бер өйрәнербез әле.
Тәүфыйксыз дип хурламагыз,
Тәүфыйкланырбыз әле.

Аягымда ефәк яулык,
Башларымда чабата.
Җәйнең эссе көннәрендә
Аягым карга бата.

Чуар тавык суга бара,
Аягында чабата.
Сыер күкәй салган чакта,
Тавык бозаулап ята.

Агыйделнең аръягында
Чатор-чотыр ут яна.
Мин дә киттем сүндерергә
Печән төяп бер чана.


Мөслим авылында яшәүче Җәлилова Гөлназ Илсур кызының 1991-1996 елларда тупланган такмакларыннан алынды. 2009 нчы ел.




Сайт управляется системой uCoz