Җырлар

ТАКМАКЛАР

 1  2  3  4  5  6  7  8  9  10


МӘХӘББӘТ ТАКМАКЛАРЫ

Иреннәрең – кызыл чия,
Күзләрең – зәңгәр төймә.
Гомерлеккә сөйдем сине,
Ташлап китәр бу, димә.

Ике икең дүрт булса да,
Ике өчең – биш түгел.
Сезнең ише “егетләр”гә
Безнең кызлар иш түгел.

Аклы ситсы төс яратам,
Ап-ак күлмәк киямен.
Әйтми генә йөргән идем,
Мин дә сине сөямен.

Агыйделгә суга барсам,
Күрәм суның кондызын.
Ах, бәгырем, син бит минем
Чын мәхәббәт йолдызым.

Тапочкасы, тапочкасы,
Тапочкасы кожаный.
Кеше ярларын сөяргә
Гүпчим не положено.

Егетләр кепка кияләр,
Кызлар шәл ябыналар.
Егетләр батыр булса да,
Кызларга ялыналар.

Безнең авыл егетләре
Чәч үстергән булалар.
Битен-кулын юа белми,
Кыз тикшергән булалар.

Өй түбәсенә менеп,
Арыш-бодай җилгәрәм.
Чучка колагына салып,
Сиңа сәлам җибәрәм.

Тәрәзә аша күрдем
Тастымал элгәнеңне.
Әйтмәсәң дә белдем инде
Кем белән йөргәнеңне.

Безнең авыл кырларында
Дете буксовать итә.
Безнең авыл егетләрен
Кызлар сортовать итә.

Аргы яктан берәү килә
Кара костюм, ак яка.
Кара костюм, ак якага
Исебез китми пока.

Безнең авыл егетләре
Ак перчатка кимиләр.
Кино билетыннан куркып,
Кызлар белән йөрмиләр.

Безнең авыл егетләре
Бишәр тапкыр өйләнә.
Теше коелып бетсә дә,
“Мин – егет”, - дип сөйләнә.

Минем егетем еракта,
Кайчаннар килер инде.
Башка белән йөргән өчен,
Кирәкне бирер инде.

Челтәр бәйләүчеләр килгән,
Челтәр бәйләрләр инде.
Челтәр күзе алган саен,
Безне чәйнәрләр инде.

Сөям сине, сөям сине,
Сүрелмәс булсаң гына.
Базга төшеп, сөт-катыкка
Әүрелмәс булсаң гына.

Ике тавык, бер курица
Көймәдә катается.
Минем кем белән йөрүем
Сиңа не касается.

Аклы ситсы күлмәгемне
Кими башлаган идем.
Рәхмәт яусын ташлавыңа,
Сөйми башлаган идем.

Ишектән керүләре,
Тәмәке төрүләре.
Бит очларын чокырайтып,
Елмаеп көлүләре...

Күл буенда бер бака
ЯКүлмәген талга элгән.
Синең өчен бер черки
Кислота эчеп үлгән.

Син дә матур үзеңә,
Мин дә матур үземә.
Йонын койган тавык кебек
Күренәсең күземә.

Күн бияләй эчләрендә
Кулларың тирләмиме?
Унбишенче яр сөясең,
Әнкәең тиргәмиме?

Исемнәре, исемнәре,
Исемнәре Ибрай.
Ата каз кыланмышлары
Биргәндер сиңа ходай.

Арчалардан поезд килә
Унике вагон белән.
Шул вагонның эчләрендә
Яшә сөйгәнең белән.

Алма бирәм ашасаң,
Бәхил түгел ташласаң.
Урының оҗмахларда булыр,
Мине сөя башласаң.

Алма ашыйм, алма ашыйм,
Ашыйм чияләрен дә.
Үзен түгел, сөймим хәзер
Фамилияләрен дә.

Казаннардан сатып алдым
Көмеш кашлы балдагым.
Бәлки гел бергә булырбыз,
Белеп булмый алдагын.


Мөслим авылында яшәүче Җәлилова Гөлназ Илсур кызының 1991-1996 елларда тупланган такмакларыннан алынды. 2009 нчы ел.




Сайт управляется системой uCoz