Йола фольклоры

Мариларның гореф-гадәт, йолалары.


Май чабу (масленица) бәйрәме керәшеннәрнеке булса да, марилар аны борынгыдан зурлап билгеләп үтәләр. Ул Саргаяк бәйрәменнән соң җиде
яки тугыз атна узгач була. Аны дүшәмбе көнне башлап, бер атна дәвам
итәләр. Егетләр-кызлар, чаналарга төялеп, гармуннар уйнап, җырлап урам әйләнгәннәр. Күрше авылларга да барганнар. Соңыннан өйләргә кереп, пешерелгән ризыкны өстәлгә куеп “Авыз” теләк теләгәннән соң, бергәләп ашаганнар-эчкәннәр. Кичен олысы-кечесе ат чаналарында тау шуган.

Олы көн (пасха) – мариларның борын заманнардан зурланган бәйрәме.
Ул 4 апрельдән 8 май араларындагы пәнҗешәмбе көненә туры килә. Шәм яндыру алдыннан Кун туе үткәрелгән. Кунның беренче көнендә өйдә дә,
ихтада да, ризык әзерләүдән башка, бернинди эш тә башкарылмаган.
Хәтта сыер да саумаганнар, чөнки бу төрле сынамышка нигезләнеп тыелган. Әйтик, бу көнне чәч тарасаң, өй түбәсен давыл куптарыр, дигәннәр. Икенче көннең кичке ягында өй эчен юганнар, мунча якканнар. Аннары
зиратка барып, үлгән якыннарын “чакырып” кайтканнар. Хуҗабикә идәнгә чиста чүпрәк җәеп, ризыкларын тезгән. Янәсе, үлгән туганнары ашый. Мунча кереп, чиста киемнәрен киеп алгач, әлеге чүпрәк өстендә шәм яндыралар һәм, һәр туганга исемләп, җир астына өч яки биш йомырка куялар. Шуннан соң хуҗабикә әзерләгән сый-нигъмәтләрдән авыз итәләр, сыра эчәләр, шәм тотып, теләкләр телиләр. Шул рәвешле өйдән-өйгә йөриләр. Аннары олы теләк теләү көнен бәйрәм итәргә әзерләнәләр. Йола-гадәтләре шулай ук.



Мөслим районы Мөслим авылы Туган як музеенда сакланган материаллардан алынды.
Гәрәй Бәхтиевтән алынган язма. 1996 елда язылган.




Сайт управляется системой uCoz