Йола фольклоры

Бала туу белән бәйле йолалар


Аю баласы,
Бүре баласы,
Мунча ташы,
Бүрәнә башы –
Чәп-чәп-чәп.
Аталы-инәле,
Алтын канатлы,
Киң ризыклы,
Бәхетле, тәүфыйклы,
Сәламәт бала булсын.
Чәп-чәп-чәп.
Суы сарыксын,
Үзе калыксын,
Чәп-чәп-чәп.



2010нчы елда Мөслим районы Мөслим авылында яшәүче Галиуллина Әлфия Ясәви кызы (1957 нче елда туган) авызыннан Җәлилова Гөлназ язып алды. Әлфия Ясәвиевна Актаныш районы Актанышбаш авылында яшәгән әнисе сөйләгәннәрдән отып алган.





Сайт управляется системой uCoz