Йола фольклоры

Карамалы авылында туй йолалары


Йола борынгы әби-бабаларыбыздан сакланып килгән кызыклы гореф-гадәтләребездән санала. Йолаларның кайбер төрләре һәрбер төбәкнең яки авылның үзендә туа һәм, шунда сакланып, буыннан-буынга күчеп килә. Минем авылым Яңа Карамалыда да элек-электән үк сакланып килгән йолалар шактый. Шуларның туйларга бәйләнешле кайберләренә тукталып үтәм.

Белгәнебезчә, туй — яңа тормышка аяк баскан яшьләр өчен иң истәлекле көн. Безнең авылда яшь кияү кәләшен загска алып китәр алдыннан түбәндәге йолалар аша үткәрелә.

1) Кыз алырга кергәч, кияү җыр башкарырга тиеш. Димәк, ул үзенең йөрәк хисләрен сөйгәненә җыр аша аңлатырга тиеш була.
2) Өйнең һәр баскычына сораулар язып куелган. Мәсәлән, «Сөйгәнеңнең яраткан ризыгы?», «Сөйгәнеңнең яраткан төсе?», «Сөйгәнең нинди йолдызлык астында туган?» һ.б. Кияү әлеге со¬рауларга җавап биреп, берәр баскыч өскә күтәрелә. Әгәр дә бел¬ми икән,акча түли.
3) Ишек төбенә менеп җиткәч, банка белән чишмә суы бирәләр. Шул банканың төбендә — йозакның ачкычы. Ә ачкычны алу өчен, кияү ягыннан килгәннәр, бергәләшеп, шул суны эчеп бетерергә тиешләр.
4) Ишекне ачып керү бәхетенә ирешкәч, кияү кәләшнең кайда качырылганын белергә тиеш. Аңа өч «шанс» бирелә. Дөрес әйтмәсә, янә акча түли. Шундый авыр сынаулар үтә-үтә, кияү, ниһаять, үзенең сөйгәне янына кереп җитә.
5) Кәләшнең бирнәләрен сатып алу. Кияү кәләшнең бирнәләрен алу өчен, билгеләнгән бәяне түләргә тиеш. Әгәр түләми икән, җәза бирелә.

Кәләш ягында мәҗлес бик озак бармый. Китәр алдыннан кияү белән кәләш авылның бөтен урамнарын әйләнеп чыгарга тиеш булалар. Авылдан чыгып киткәндә, әлбәттә инде, «юл кисүчеләр» очрый. Кияү аларга бүләк бирергә тиеш. Шуннан соң туй машиналары загска—җирле авыл башкарма комитетына юл тота.
Залда аларны кешенең гомерендә бер генә тапкыр була торган иң күңелле, иң дулкынландыргыч мизгелләр көтә. Яшьләр язылышканнан соң, шампан шәрабе аттырыла һәм кунакларга кияү чәкчәге авыз иттерәләр. Соңыннан илне саклауда батырлык күрсәткән һәм корбан булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына юл тоталар. Шунда кияү белән кәләш чәчәк бәйләме сала. Кияү йортына кайтып җитүгә, яшьләрне кияүнең әнисе белән әтисе каршы ала. Кияү сөйгәнен әнисе әзерләп куйган мендәргә бастыра. Килен әни кешегә яулык бәйләтә, ә әтисенә түбәтәй кигерә. Әни кеше улы белән киленгә бал-май һәм ипидән авыз иттерә. Бу — киленнең теле бал кебек татлы, ипи-май кебек йомшак булсын өчен.
Киленне өйгә алып керәләр һәм барлык туганнар, җыелышып, киленнең яңа йортка аяк басуына фатыйха догасы кылалар. Шуннан соң килен алып килгән бирнәләрне урнаштыралар. Аш-су әзерләүчеләргә ул чигеп алып килгән алъяпкычларын бирә, өстәлдәге шампан шәрабларына чигелгән кулъяулыкларын бәйләп чыга.
Соңыннан килен үзе алып килгән көянтә-чиләкләре белән чишмәгә суга бара. Әлбәттә инде, барлык яшьләр дә гармунга кушылып җырлый-җырлый килен белән баралар. Чишмә буенда килен үзенең бүләген калдыра. Ул чиләктәге суны түкмичә алып кайтырга тиеш. Әгәр чиләктәге су түгелмәсә, килен дә, кияү дә уңган була.
Судан кайткач, кияүнең әнисе һәм килгән кунаклар килен алып кайткан чишмә суын бәялиләр. Шуннан соң кунакларга чәй куялар. Кич белән туй мәҗлесе башлана. Табынның түрендә кияү белән кәләш утыра (килен кияүнең уң ягына утыра). Кыз янына — егетнең әти-әнисе һәм кунаклар, ә егетнең сул ягына кызның әти-әнисе һәм кунаклар утыра. Шуны да онытмаска кирәк, кода каршына кода, кодагый каршына кодагый утыруы бик мәгънәле һәм күңелле, чөнки аларның серләре һәм шатлыклары уртак.
Өстәл тирәсенә утырышкач, хуҗа кунакларны үзара таныштыра, мәҗлес җыюның максатын әйтә һәм ачып җибәрә. Аны алып бару өчен кунаклар арасыннан тамада, ягъни табын башы сайлана. Ул табынның чын хуҗасы, аның әйткәннәрен үтәү шарт. Җыр-бию, уен-көлке, тост тоту, мәҗлеснең тәмамалануын белдерү — барысы да тамада карамагында. Әлбәттә, һәр нәрсә табигый, уен-көлке урынлы, чын күңелдән, башка кешене кимсетми торган булырга тиеш. Ашның тәме — тоз белән, мәҗлес яме — сүз белән.
Тамада кунакларга берәм-берәм сүз бирә башлый. Сүз алган һәр кеше диярлек яшьләргә теләкләрен кыска гына, матур, җиренә җиткереп, башкаларның игътибарын үзенә җәлеп итәрлек итеп әйтергә тырыша. Матур тост кешенең тел байлыгына һәм осталы¬гына бәйле, ул ихлас күңелдән әйтелергә тиеш.

Мәҗлес шул рәвешле дәвам итә, табынга бер-бер артлы аш-сулар чыгарыла, кунак сыйларыннан да авыз итәләр. Ләкин ничек кенә күңелле булмасын, «кунак булсаң, тыйнак бул» дигән халык мәкален истән чыгармаска кирәк.
Туй мәҗлесе таңга кадәр сузыла. Мәҗлес тәмамлангач, ку¬наклар таралышалар, кода-кодагыйлар һәм читтән килгән кунак¬лар исә, яшьләрне үзләрен генә калдырып, якын туганнарына яки күрше-күләнгә урнашалар.
Ә иртән кияү мунчасына чират җитә. Безнең якларда кияү белән киленне беренче мунчага бик зурлап алып баралар. Аларны тазга утыртып мунчага илтәләр. Ул арада кайнана кеше «килен коймагы» пешерә. Яшьләр мунчадан кайтканда, киленне кияү ягыннан килгән кунаклар, ә кияүне килен ягыннан килгән кунаклар күтәреп алып кайта. Мунчадан кайткач, бергәләшеп «килен коймагы» белән чәй эчәләр.
Кызның әтисе белән әнисен ике көн кунак итәләр. Шуннан соң кияү белән килен аларны өйләренә илтә китәләр һәм кыз өендә куна калалар. Икенче көнне кызның әнисе яшь парлар йокыдан торуга «кияү коймагы» пешерә. Коймактан авыз иткәннән соң, яшьләр төп йортка кайтып китәләр. Шул рәвешле яшь парларның матур гаилә тормышы башланып китә.



Язма авторы - Эльвира Якупова. Марсель Бакировның "Котлы булсын туегез!" (Казан: Сүз, 2007.) китабыннан алынды.



Сайт управляется системой uCoz