Йола фольклоры

Керәшен туе


***
Яңа Усы авылындагы кебек үзенчәлекле, матур, шау-гөр килеп үткәрелә
торган туй мәҗлесләре бүтән бер җирдә дә юктыр. Бар кешенең хәтерендә калырлык зур авыл бәйрәме була ул. Язылышу тантанасы барган бүлмәгә парның әти-әниләре чакырыла. Алар балаларына яхшы теләкләр телиләр.
Егет белән кыз төп йортка кайтканчы, хуҗалар алдан өлгерә. Капка төбендә каршылау оештыралар. Иң кызыгы шушында башлана инде. Кәмитнең
кәмите. Кем ни булдыра ала: берәүләр балта түтәсе белән утын яра,
икенчеләре пычкының сырты белән утын кисә, өченчеләре урам себерә, дүртенчеләре (кыш көне булса) учак ягып коймак пешерә. Килгән кунаклар адым саен “каршылыкка” очрый. Керү өчен, нинди дә булса “җәза”
кичерәләр, “налог” түләп үтәләр. Хуҗалар үзләрен бик иркен тоталар:
нинди дә булса эш белән мәшгуль икәнлекләрен раслап кына торалар, янәсе, кунак көтмиләр. Капка төбендә - ак халатлы “докторлар”. Чәйнек шнуры
белән йөрәкләрне тыңлап, сәламәтлекне тикшерәләр. Шушы кызыклар
беткәч кенә, кыз белән егеткә өйгә керү мөмкинлеге туа.
Яшь парны ныклыкта, чыдамлылыкта сынау һаман дәвам итә. Мул киселгән ипи телеменә май ягып бирәләр, ашап бетерегә кушалар. Кем алдан бетерә, гаиләдә әйдәкләп алдан йөрүче шул була. Ипине авыз итеп, барлык кунаклар да өйгә уза. Сандык өчен сатулашу – үзе олы кыйсса. Аны алганнан соң, кыз-кыркын өйдә бирнә элә. Чәй табыны әзерләнә. Кунакларны сыйлап, якты йөз белән хөрмәтләгәч, тәнәфес ясала. Туй өстәлен әзерләү башлана. Авылның хөрмәтле кешесе туйны ачып җибәрә. Шампанны шартлатканда, бөке кем алдына төшә, шул бала бишеге алып яки ясап бирергә тиеш була. Тамада сайлангач, китә танышу, таныштыру, бүләк салышу. Егетнең әти-әнисе, анна кызныкылар сала. Беренче булып бүләк салучы парга рюмкалар тоттырыла, аннан соңгыларга - микрофон. Чәркә яки микрофон тоту нинди дә булса бүләк салу дигәнне белдерә. Аннары бүләкләрнең бөтенесен дә “юу” башлана. Бәлеш кертү – олы тантана. Кызлар тезелешеп җырлап чыгалар. Бәлеш ясаучылар кодалар каршынабастырыла, парлар үбештерелә. Ун бәлешкә ун пар үбешә. Ит күтәргән кызлар да кыр казларыдай тезелешеп чыгалар. Аларга кодалар бүләк яки акча бирәләр. Матур сүзләр, яхшы теләкләр, “ачы” мәҗлесне шау-гөр китереп тора. Ике як кодалар да керәшеннәр булганнар бигрәк тә. Бер-берсенә теләкләрен , фикерләрен белдерү, кара-каршы җырлап әйтешү китә.
Дөрес, ике ягы да керәшен парлар сирәгәя. Татарлар, руслар белән катнаш никахлар арта барган саен, милли йолалар башкаларныкы белән аралаша. Ләкин кайсы милләт белән кушылсак та, үзебезнең юморлы, шаян гадәтләребезне төшереп калдырмыйбыз. Аеруча безнең җырлар ошый. Иске Карамалыга Усыдан кыз бирдек. Алып киткзндә, үзебезнең гадәтләр белән җырлап озаттык. Иске Карамалыга баргач та күчтәнәчләбезне җырлап чыгарттылар. Кодалар алып килгән күчтәнәч каз-үрдәкләрне дә без г7ади генә бүлгәләмибез. “Нишләп пешмәгән бу, кайда үстердегез?” - дип “бәйләнәбез”. Пычак үтми, кул киселде дип пычакка пычакка уклау бәйләп, кулны чүпрәк белән урап мәҗлескә җанлылык кертәбез. Калҗаларны бар кешегә дә өләшәбез. Бөтен казның – яртысын, икенең берсен кире биреп җибәрәбез. Һәр мизгел җыр-бию белән аралаштырыла. Бәлеш чыкканда җырлана торганы:

Ай-хай, бәлешләрнең и кайнары,
Тышларына чыккан майлары.
Җырлау кирәк, сыйлау кирәк
Килгән кунакларның байлары.

Бәлеш ачтырганда җырланганы:

Безнең авылның магазинын
Сатучысы килми ачмыйлар.
Өстәлләргә килгән бәлешләрнең
Үбешмичә өстен ачмыйлар.
Магазинның сатучысы ай, килде инде,
Үбешкәчтен, бәлешләргә тәм керде инде.

Һәр ризыкны җырлап җырлап бирәбез, кыстап ашатабыз. Ит чыгарганда җырлана болары:

Биеккәй дә тауларның башларында
Ак каеннар кисеп турадым.
Ашагыз да, туганнар, и-калҗасын,
Кулларымны юып ла турадым.
Йөгерепкәй төштем су буена,
Ярма юа урыс марҗасы.
Ярмалары дөге лә и ярмасы,
Ризыкка язсын калҗасы.

Күчтәнәчсез туй булмый. Шуңа күрә аларны җырлап бирәбез, хөрмәтебезне күрсәтәбез. Кыз ягыннан килүчеләрнең бик күп күчтәнәч алып килүенә ишарә итеп тә җыр сузыла:

Җирәнкәй дә ике атыгыз,
Аның берсен безгә сатыгыз.
Бу кадәрле күп күчтәнәчне
Ничек тартып килде атыгыз?

Кыз ягыннан килгәннәр дә җавапсыз калмый. Йә шаяртып, йә читләтеп, нинди дә булса көй сузалар:

Киемчеләр киемне, ай, кисәдер,
Кала микән аларның почмагы?
Кулларыгызны талдырып тормагыз,
Бар бит сезгә өстәл почмагы.

Сыйлау, җырлау, бүләк бирү, бию, көлешү-шаярышу хас безнең туйларга. Килгән-күргән, катнашкан кешеләр бик тә яратып, ошатып китәләр. Шулай сылу башланган тормыш ипле дәвам итә. Яхшы теләкләребезгә колак салалар, матур яшиләр. Усаллык, явызлыкны җыр белән этеп чыгарабыз.



Мөслим районы Мөслим авылы Туган як музеенда сакланган материаллардан алынды. Яңа Усы авылында яшәүче Лидия Романова язмасы. 1995 елда язылган.


***
Яңа Усы авылында яшәүче керәшен халкы борын-борынгыдыан килгәннардуган, шыйлык (сабантуй), чымырчыкай (корылык вакытында яңгыр теләү) кебек бәйрәм-йолаларны билгеләп үтә. Тормышларында дини бәйрәмнәрнең урыны зур. Керәшен халкының туйлары да үзгә. Кәләш милли нәкышләр белән бизәлгән сүрәкә (башның маңгай өлешендә йөртелә), ике колакны каплап куя торган чигәчә кия. Сүрәкә астына аны почмаклап күтәреп торучы мәләнчек киелә. Түшне көмеш тәңкәләр тезелмәсе – тамакса һәм аның билгә кадәр төшеп торган өлеше - дәүәт бизи. Колакларга сыргалар асыла, кулга тәңкәле беләзек кидерелә. Кияү белән кәләш туй барышында өстәл башында тыйнак кына утыралар. Туй бәйрәме исә кара-каршы урын алган кодагыйлар арасында бара. Алар бер-берсенә багышлап җырлар сузалар:
Тубылгыда агач озын булмас,
Тубылгылар аша юл булмас.
Яхшы ата-аналарның балалары
Кайда гына йөрсә хур булмас.

Җавап җыры:

Алъяпкычларым ал түгел,
Мин сөямен сезне – хәл түгел.
Мин сөямен сезне – хәлләр түгел,
Җаным ярып бирсәм – жәл түгел.

Һәр кунакка аеры җыр багышланганнан соң, яшьләргә чират җитә.

Бодайлар да чәчтем уңсын дип,
Буразналары тулсын дип.
Без бер ходайлардан бик телибез
Бик бәхетле парлар булсын дип.

Мәҗлес ахырында тау итү (рәхмәт) җырлары яңгырый:

И ашыңа, туганаем, и ашыңа,
Дәүләт яусын синең башыңа.
Бүдәнәләр кебек юргалашып,
Бәхетләрең килсен каршыңа.

Ниһаять, саубуллашу җыры:

Ишек алларыңны себереп куй,
Алма тәгәрәтеп уйнарсыз.
Бу җырларымны тот исеңдә,
Безне сагынганда җырларсыз.

Керәшеннәр халык авыз иҗаты, җыр-моңга гаҗәеп бай. Яшьләр кичке уеннарга чыкса, туган табигатькә, тормышка сокланалар.

Карыйм ямьле, ямьле урманнарым,
Бормаланып ята юллары.
Киң урамда кызлар бер җырласа,
Яңрап китә Усы буйлары.



Мөслим районы Мөслим авылы Туган як музеенда сакланган материаллардан алынды. Тойгелде авылында яшәүче Дамир Идиятуллин язмасы. 1993 елда язылган.



Сайт управляется системой uCoz