Йола фольклоры

Керәшен йолалары.


***
Яңа Усы – керәшен йолаларын саклап яшәүче авыл. Борын-борыннан
килгән Май чабу (май озату, чана ташлау) бәйрәме аларда хәзер дә үткәрелә.
Олы көн уразасына (ул җиде атна дәвам итә) керер алдыннан, бер атна дәвамында гел майлы ризыклар ашап сыйланалар. Нигездә, пилмән
һәм коймак белән. “Тёщины блины” көнендә кияүләрне сыйлыйлар, башка көннәрдә, нигездә, зур итеп ясалган пилмәннәр пешерәләр. Атна буе
сыйлау берничә максатны куү алдында тота. Беренчедән, җиде атналык
уразага керү өчен түл җыйнау, чөнки җиде атна дәвамында ит, йомырка,
терлек маеннан баш тартырга тиешләр. Бу чорда төп ризыклар – үсемлек
мае, бәрәңге, кысыр аш. Икенчедән, крестьян өчен гомер-гомергә
сыйланып ял итү вакыты. Менә шул. Кыш буе сыйланып ятуның әҗере
язга чыккач башлана, диюләре, күрәмсең.



Мөслим районы Мөслим авылы Туган як музеенда сакланган материаллардан алынды. Мөслим авылында яшәүче М.Саматова язмасы. 1998 елда язылган.


***
Икенче марттан керәшенчә ураза башлана. Хәзер аны яшьләр тотмый инде. Өлкән буын кешеләре дә чәршәмбедә генә тоталар. Олы көн – пасха була. Пасхага бер атна кала – “Бәрмәнчек бәйрәме”. Ул көнне язның беренче җимеше, чәчәге булган “тал песие”н җыйнап алып кайталар, икона өсләренә, өстәлләргә, абзарларга куялар. Бәрмәнчек боткасы пешерәләр. Ул гадәти ботка, әмма аңа бер “тал песие” салып пешерәләр. Кемгә чыга, бу елда ул уңыш казана дип юрала.
Шамакайланып йөреп, һәркем күңелен күтәрә. Капка белән капка алмаштыруга кадәр барып җитәләр.



Мөслим районы Мөслим авылы Туган як музеенда сакланган материаллардан алынды. Яңа Усы авылында яшәүче Агниса Тазовадан М.Саматова язып алган. 1998 елда язылган.



Сайт управляется системой uCoz