Йола фольклоры

Өйгә елан керде


27 июль, җомга көнне булды бу хәл. Олы Чакмакта мәчет ачылды ул
көнне. Өйгә кайттым. “Өем,йорт иясе, исән тордыгызмы? Менә мин дә
исән-имин генә кайтып җиттем”, - дия-дия чәй куйдым. Чәй эчеп, тәннәр язылып киткәч, бераз хәл алыйм дип яттым. Йокымсырап китәргә дә өлгермәдем, эт өргән тавышка сискзнеп уянып киттем. Капкада кеше бар
микән әллә дип, тәрәзәдән карарга түр якка чыктым. Күрәм: тәрәзә төбендә
кара түбәтәйгә дә, үрелгән каешка да охшаган нәрсәдер ята бит! Бармак
белән төртеп карадым тегеңә. Шуннан бу нәрсә кыймылдый башлады,
телен чыгарып, башын суза. Күземә ялгыш күренә микән әллә дим – елан
бит бу! Югалып калдым. Тиз генә үземне кулга алырга тырышып, “Төкле
аягың белән! Әллә син йорт иясеме? Курыкма, тимим, ят, йокла”, - дим. Шуннан соң ул әкрен генә тәрәзә тупсасы буйлап йокы бүлмәсендәге
стенка артына шуышып кереп китте. Бу хәлне сөйләгәч, кызым мине
үзләренә кунарга алып китте. Икенче көнне кайткач, йортны тагын бер кат карап чыктым. Елан башка күренмәде. Үзем белгән догаларны укыдым,
хәер-фатихасы белән чыгып китүен теләдем. Ничек яшәгән булсам, шулай яшәвемне дәвам итәм. Ә өйдән чыгып китәсе булганда, савытка сөт салып
куям.



Дәүҗия Шәйхетдинова. Мөслим районы, Мөслим авылы.
"Авыл утлары" газетасы, 26 октябрь, 2007 ел.




Сайт управляется системой uCoz