Риваятьләр

Иске Вәрәш авылының топонимик риваятьләре


Иске Вәрәш авылы Ык елгасының уң ягында, район үзәге Мөслимгә — 3, җирле үзидарә үзәге Вәрәшбашка 6 чакрым ераклыкта урнашкан, XVII гасырда нигезләнгән. Авыл уртасыннан Ык елгасына коя торган Вәрәш инеше ага. Авыл инеш исеме белән аталган. Вәрәш исеменең этимологиясе турында күп төрле фаразлар бар. Галимнәрнең кайберләре әлеге тополексеманы удмуртларның кабилә исеме, икенчеләре венгр сүзе «варан» (шәһәрчек) сүзеннән алынган дип фикерлиләр. Гомумиләштереп әйткәндә, аның фин-угор халыклары мирасы булуы ихтимал. Чөнки «вораш» сүзе удмурт, мари, коми телләреннән башка ханты һәм манси телләрендә дә бар, угор телендә аш (ош) шәһәрчекне аңлаткан Варош мәгънәсендә елгалы авыл дигән төшенчә булуы мөмкин (Арсланов Л.Ш., Казаков Е.Л.,Корепанов К.И. Финны, угры и самодийцы в Восточном Закамье. Елабуга, 1993). Башкортостанның Янаул районының Вәрәш елгасы буенда Вәрәш, Иске Вәрәш, Яңа Вәрәш дигән удмурт авыллары, XX гасыр башларында нигезләнгән Вәрәшбаш (Шатун) исемле авыллар бар (А.З.Әсфәндияров. История сел и деревень Башкортостана, кн.5, 1994, стр.70, 88). Бу авылларның безнең райондагы шул ук исемдәге елга һәм авылларга нинди мөнәсәбәте барлыгын ачыклау киләчәктә авыллар тарихын тирәннән өйрәнүче тарихчыларга тема булып тора.
Өлкәннәр сөйләве буенча хәзерге авыл урынында куе катнаш урман үсеп утырган. Башта мари һәм чуваш халыклары яшәгән. XVII гасырның икенче яртысында бирегә татар гаиләләре килгәч, бу халыклар авылны ташлап киткәннәр. Мамадыш якларыннан чукындырудан качып Тимеркәй исемле карт гаиләсе белән беренчеләрдән булып килә бирегә. Җир өчен низаглар чыккач, аның кече улы Вәрәш суының югары өлешенә күчеп китә. Соңыннан бу авыл Вәрәшбаш дип йөртелә башлый. Ә Ык елгасының сул ягына беренчеләрдән булып Мөслим исемле кеше килеп утырган. Аның хөрмәтенә авыл Мөслим (Вәрәш) дип йөртелә башлый. Әнә шундый легенда.



Ә.Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. 2003


«Вәрәш» исеме каян килгән?


Безнең борынгы бабаларыбыз башкорт булырга тиеш, исемнәре шуны дәлилли. Салих авылыннан күчеп килгән беренче бабайның исеме Юкәче, икенчесе — Килкәбез, өченчесе — Әмир, дүртенчесе — Котлыбаз, аннан Чурагол һәм башкалар.
Авылыбызның иң өлкән мулласы Галимҗан Әмиров сөйләвенчә, хәзерге авыл урынында элек куе катнаш урман шаулап утырган. 1450 еллар тирәсендә Ык елгасының бу як ярында авыллар бөтенләй диярлек булмаган. Хәзерге ферманың су башнясыннан өстәрәк җирдәге каберлек таш¬ларыннан күренгәнчә, 1600-1680 еллар тирәсендә бу урыннарга ераклардан кешеләр күчеп килә башлаганнар. Урманнарны кискәннәр, төпләгәннәр, агачларны сал белән Ык буйлап агызганнар. Ә бушаган җирләр чәчүлек һәм мал асрау өчен файдаланылган. Әкренләп кешеләргә яшәү өчен шартлар туган.
Хәзерге Зәки Әгъләмов гаиләсе йорты урынында элек марилар булганнар. Иске йорт чокыры өстендә (дүртенче чокыр) чувашлар яшәгәннәр. Татарлар күчеп килә башлагач, чувашлар кардонга, марилар башка җирләргә киткәннәр. Як-яктан куе урман белән әйләндереп алынган авылның кешесе ул вакытта аз булган.
Авылыбызга беренче килеп урнашучы татар милләте кешесе татар карты Тимеркәй була. Аның белән беррәттән, Ык башындагы Салих авылыннан 5 гаилә күчеп утырган. Авылны ике якка бүлеп агучы кечкенә елганың исеме “Вәрәш” булганга, авылга да шул исемне кушканнар. (Әлеге мәгълүматлар Әгъләмов Әмирҗан бабай язмаларыннан алынды. Рузалия Вәлиева искәрмәсе.)


            

Вәрәштән Мөслимгә...


Тимеркәй картның ике улы арасында җир өчен чыккан низагларның берсендә кече улы, үз гаиләсен алып, Кичү суының югары өлешенә күчеп китә. Ул авыл соңрак Вәрәш-баш дип йөртелә башлый. Шушы инешнең Ык елгасына койган урынына Мөслим исемле кеше келәт салып куя. Бирегә дә тирә-юньнән килеп урнашучылар шактый җыела, безнең авылдан да күпләр күченә. Шунлыктан аны башта «Вәрәш» дип атыйлар. Безнең авыл Иске Вәрәш булып кала. Әмма соңрак, Мөслим картның исемен зурлап, яңа авылны «Мөслим» дип йөртә башлыйлар. Авылыбызның әби-бабалары әле хәзер дә «Мөслимгә барабыз» дип түгел, ә «Вәрәшкә барабыз», дип сөйләшәләр.
Иске Вәрәш авылы әкренләп үсә, зурая башлый. Чәчүлек һәм мал йөреше җирләре киңәя. Ләкин 1874 елда үткәрелгән җир реформасы вакытында җирләрне ялгыш бүләләр. Элекке биләнгән яхшы җирләр — Вәрәшбаш ягыннан Меңкаран басуы, Метрәй ягыннан поп басуы — киселеп, шул авылларга кала.
Безнең авылда җир бүлгәндә җитәкче булып йөргән Сатый карт аз-маз акчага кызыгып дөрес булмаган кәгазьләргә кул куйган дип сөйлиләр. Шулай итеп, Иске Вәрәш начар җирләр белән калган.
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы үзәк статистика комитетының 1896 елда халык яши торган урыннар турындагы мәгълүматларында авылның исеме Мөслим (Вәрәш) дип теркәлгән. Димәк, ул башта шулай атап йөртелгән. Моннан Мөслим бабаның иң беренче булып хәзерге Иске Вәрәш авылыннан чыгып, Мөслим авылын нигезләве дөреслеккә туры килә. (Мөслим — гарәп сүзе. Итагатьле, әдәпле, тәрбияле, буйсынучан дигән мәгънәдә).
Элек Мөслимгә юл Метрәй ягыннан тау буйлап иде.Хәзерге юллар урынында күлләр һәм сазлык җир иде. Элек бу тирәләрдә Тубылгы күл, Җитен күле, Мунчала күле, Тирән күл, Төнбоеклы күл, Гобәй күле, Ачы күл, Садри күле, Шәфия күле, Озын буа (Иске Ык), Юа чокыры, Тулбай күле дигән күлләр бар иде.
Иске Вәрәш авылы ике тау арасына урнашкан, һәр ике ягында да чокырлар бар. Авыл уртасында Каравыл өе чокыры үтә. Моннан тыш , Аксак тау чокыры, Түбән тарлау чокыры, Салкын чишмә чокыры, Фәтиха чокыры, Тегермән чокыры, Камышлы чокыр, Капка чокыры, Иске йорт чокыры, Кызыл яр чокыры, Тәбәй кулы чокыры, Алма бакчасы чокыры, Бишнарат чокырлары бар.


«Шәфия болыны» легендасы


Элек Ык Мөслимнең иске автовокзал яныннан борылып безнең якка таба әрәмә эченнән тау буйлап ага торган булган. «Шәфия болыны», «Кәҗә атавы» дигән җирләр Мөслимнеке булган. «Кәҗә атавы» дигән исем бу җирдә Мөслим кешеләренең кәҗәләре йөри торган урын булганга бирелгән. Ык елгасы Мөслим ягына күчеп ага башлагач, бу җирләр безнең авылга калган.
Ә менә Шәфия болынының легендасы болай: башкорт баеның чибәр кызы Шәфия үзләрендә ат караучы Рәхмәтулла белән бик яратыша. Моны сизгән әтисе Шәфияне тиз генә бер карт байга икенче хатынлыкка бирергә карар кыла. Шушы хәбәрне ишетеп, яшьләр төнлә белән, елгыр атларга атланып, чыгып качалар. Бай хезмәтчеләре белән аларны эзәрлекли чыга. Ике көннән соң егет белән кызны шушы болында куып тоталар. Рәхмәтулланы бик каты кыйныйлар. Ул төнлә карт тирәк төбендә җан бирә. Максатларына ирешкәч, бай хезмәткәрләре куанышып, йокларга яталар. Ләкин иртән торганда тирәк ботагында сөйгәненең чыбыркы бавына асылынып үлгән Шәфияне күреп, өнсез калалар. (Бу хикәятне Камил абый Максудов әтисеннән ишеткән).



Вәлиева Рузалия. Туган авылым – Иске Вәрәш. – Казан, 2005.





Сайт управляется системой uCoz