Риваятьләр

Исмәгыйль батыр


       Тойгелде әйләнә-тирә төбәкләрдә батырлар авылы буларак билгеле
була. Күпләр аны шулай атап йөрткән дә. Батырлар арасында аеруча Исмәгыйль исемлесе дан тота. Ул гаҗәеп көчкә ия булган. Яшәгән йорты Тойгелденең казанчылар ягында, авылның иң очында иде. Сәмән кирпечтән салынган өйнең идәне – балчык, түбзсе саламнан иде. Чыгып киткәндә, ул ишеген таш белән терәтеп киткән. Әлеге таш озак еллар авыл башында
ятты. Аны алты кеше көч-хәл белән урынныннан кузгата иде. Исмәгыйль
батыр итек һәм эшләпә басып, тире иләп көн күргән. Үзенә ат тиресеннән
тун тегеп кигән. Кешеләр аны еш кына авыр эшләргә яллаган.
      Батырның өе авыл читендә тору сәбәпле, аңа юлчылар кунарга
кергәннәр. Шундыйлардан ишетеп, Исмәгыйль авыл халкына тиздән революция булачагын сөйләгән. “Нәмәнди нәрсә соң ул?” – дип сорагач, “Барлык җир-сулар, урманнар, чәчүлекләр, болыннар халык кулына күчәр. Байларны бетерерләр”,- дип җавап кайтарган. Үзе, озак уйлап тормыйча,
Атлас алпавытының урманын кисәргә киткән. Исмәгыйль батыр ат арбасын бәләкәй арба урынына йөрткән. Шулай атсыз-нисез урман кисеп ятканда, каравылчы килеп чыга, тарантаста утырган килеш батырга чыбыркы белән селтәнә. Исмәгыйль каравылчыны чыбыркысыннан эләктерә дә тарантасны аты-ние белән бергә үзенә тартып китерә. Теге аның нинди көчкә ия икәнен аңлап ала. “Зинһар, үтермә. Дүрт баламны ятим калдырасың”,- дип ялваргач, батыр аны җибәрә. Каравылчыдан ишетеп, Исмәгыйль янына алпавытның управляющие килә. Ул батырга ерактан ук “Әссәләмегаләйкем” дип сәлам бирә, ике куллап күрешә. “Исмәгыйль бабай, болай интегеп йөрмә, утынны үзем кистереп өеңә илттерермен”,- дип, алтын белән бер сум акча биреп, авылга кайтарып куя. Батырның яшь чагы турында күп риваятьләр сөйлиләр. Шуның берсе Сабантуй көрәше белән бәйле. Сабантуй җиткәндә, Казаннан бер бай Исмәгыйльне бер ай алдан алып китеп, үзендә ашатып тәрбияли торган булган. Көрәшер өчен аңа җитеннән махсус сөлге әзерләгәннәр, чөнки башка төрлеләре түзмәгән. Елдан-елга Исмәгыйль батыр калып килгән. Бу елны да батыр калгач, көнче байлар урыс милләтеннән бер баһадир табып китерәләр. “Батыр булып татар калырга тиеш”,- дип, Исмәгыйльне тагын көрәшергә үгетлиләр. “Башкаларын җиңдем, моннан гына калмаска иде дип”,- Исмәгыйль көрәшкә теләп чыга. Бил алышу бик авыр бара. Мәйданда бүтән төрле тамаша караучы да калмый, бар да монда җыелалар. Ике як та көч биреп тора. Ләкин Исмәгыйль батыр урыс баһадирын аркасына сала. Аны табып китергән байлар: “Исмәгыйль харам көрәште”,- дип, бил алышуны дәвам иттерәләр. Икенчесендә дә Исмәгыйль өстен чыга. Монысыннан да харам табып, көрәшне туктатып тормыйлар. Исмәгыйль батыр, сөлгесен ташлап, коры кул белән чыга. Бил алышканда кысуга чыдый алмаган урыс баһадирының авыз-борыныннан, колакларыннан кан китә, җиргә салганнан соң ул хәрәкәтсез кала. Исмәгыйльне көнчеләр урап ала, кыйнамакчы булалар. Ләкин кая инде ул! татар байлары, Исмәгыйльне үтермәгәйләре дип куркып, бер көнне берсендә, икенче көнне икенчесендә яшереп тоталар. Бик күп бүләкләр биреп, Тойгелдегә кайтарып куялар. Шулай бервакыт шактый олыгайган Исмәгыйль батыр, гадәтенчә, Казан сабантуена көрәшкә килә. Көрәшчеләр арасында карт кешене күргәч, яшь егетләр: “Бабай, көч сынашып карыйк әле”,- диләр икән. “Ярар алайса, тимер арба күчәре алып килегез”,- ди батыр. Шулай итеп таяк тартышалар болар. Тора-бар Исмәгыйльгә каршы берьюлы тугыз егет чыга. Батыр исә, утырган көе генә тартып алып, аларны баш өстеннән ыргыткан. Егетләр, “Исмәгыйль батыр икән бу агай, белмәдек”,- дип, кайсы кая таралашып беткәннәр. Көрәшкә чыгучы калмаган. Тагын Исмәгыйль батыр булып калаган, хәтта көрәшеп тә тормаган. Гомумән, аны ега алучы беркайчан да табылмаган.        Исмәгыйль батыр, тегермән ватылса, корылмалары белән бергә тегермән ташын күтәреп куйган. Аның куәте барча халыкны хәйран калдырган. Шулай бервакыт Каран авылында Җасавай атлы берәүнең җиде (әллә тугыз) хатыныннан утыз бер улы була. Җасавай авыл байларын гел талап торган икән. 1905 елгы революциядә байлар: ”Ыгы-зыгы башланды, Җасавай тагын талар инде, ни чарасын күрик икән?”- дип кайгыралар икән. Боларга яхшы кешеләр: “Тойгелдедә Исмәгыйль батыр бар, аның белән сөйләшеп карагыз,”- дигәннәр. Мөрәҗәгать иткәч, батыр: “Ярар, барырмын, ә сез бер ат арбасы казылык каен агачы әзерләп куегыз”,- дигән. “Каен агачы гынамы, алтын тәңкә җәл түгел”,- дип, аны Каран авылына алып киткәннәр. Байлар Исмәгыйльне кешегә күрсәтмичә үзләрендә яшәткәннәр. Көннәрдән беркөнне Җасавайның утыз бер улы, өч тройка җигеп, сызгырып-тавышланып, байның ишегалдына килеп кергән. Кайсы чоланга, кайсы сарык абзарына йөгергән. Исмәгыйль батыр, олы капканы эчтән бикләп куйган да казылык каеннар белән тегеләрне туздыра башлаган. Каршы чыкканнарын капка өстеннән очыра икән, касканнарын тотып койма аркылы томырган. Утыз бере дә аңнарын җуеп ятып калган. Һушларына килгәч, угрылар авылдан чыгып качканнар. Каран болардан котылган. Исмәгыйль батыр турында риваятьләр бик күп иде. Аның турында сүз чыкса, картлар: “Исмәгыйль батыр бик гадел кеше иде, беркайчан да юкка адәм кыерсытмады”,- дип искә алалар.        Ул байлык җыймаган, сабантуйда алган бүләкләрен авыл халкына өләшеп бетергән. Кешегә эшләп тамак туйдырган, көн күргән. Исмәгыйль батыр 1921 елда дөнья куя. Аның бер кызы Табын авылына кияүгә чыкты. Улы Сәгыйть 1937 елны үлде. Оныклары читтә яши.


Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче Кәримов Рифкать язып бирде.
1993 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz