Риваятьләр

Тойгелде авылы турында риваять


Мөслим районында урнашкан Тойгелде авылы төбәгебездә иң борын-
гылардан. Авыл картлары, бирегә бабаларыбыз, Казан ханлыгы җимерел-
гәч, урыс патшасы тарафыннан эзәрлекләүләрдән качып килеп утырганнар,
дип сөйлиләр иде. Бу турыда риваятьләр болай җиткерә. Җиде кеше Казан тирәсеннән көнчыгышка карап китәләр. Агач арасыннан кояш нурлары өйлә вакытында гына үтеп керә торган, бик куе, кара урманнан шактый озак
баралар алар. Җиде көн, җиде төн туктамыйча атлыйлар. Нарат урманының чите-кыры күренми. Шулай озак барып, тәмам хәлдән тайганда, бер чишмәгә юлыгып ялга тукталалар. Төн кунып, бераз хәл җыйгач, киңәш тоталар. Шунда юлчыларның берсе төш күрүен әйтә. Нәселем шушы җирлектә яшәячәк дип юрадым, дип сөйли. Җиде кешенең өчесе юлларын дәвам итүне кирәк таба. Дүртесе исә биредә яшәп калалар.



Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче Дамир Идиятуллинның "Тойгелде" исемле китабыннан алынды. "Чаллы басмаханәсе" ҖЧҖ, 2008 ел.

Тойгелде (Туйкилде) авылының
исеме каян килеп чыккан?


Имеш, шушы урында йорт тикергән картның җиде улы булган.
Көннәрнең берендә алар җидесенә җиде килен алып кайтканнар.
“Йорт эшендә җиңеллек килде”, - дип сөенгән хуҗабикә. “Туй килде, туй килде”,- дип такмаклаган. Шуннан авылның исеме Туйкилдегә әйләнгән
дә калган, имеш.

Мәллә елгасының атамасы каян килеп чыккан?


Ташу вакытларында елга аркылы үтеп чыга алмаслык булып җәелә.
Шулай да ике авыл халкы араны бөтенләй өзеп бетерми. Чуашлар белән татарлар ярдан ярга кычкырып сөйләшә торган булганнар. Ишетми калган чакта, чувашлар “мәллә?” дип кабатлап сорыйлар икән. “Мәллә” сүзе “ничек, нәрсә” дип тәрҗемә ителә. Моннан соң татарлар елганы Мәллә дип
атаганнар, имеш.

Күчтәнкә


Авылның көньягында Күчтәнкә чокыры дип аталучы урын бар. Анда заманында Костя исемле чуваш яшәгән булган. Язгы ташу вакыты җиткәч, шул Костя (Күчтә), ихатасын су басмасын өчен, авыл халкына акча биреп юл ачтыра торган булган: бик тирән чокыр казаткан. Шуңа күрә бу урын "костя тәңкәсе чокыры" ("күчтәнкә") дип йөртелә дип сөйлиләр.

Никкилдем авылы


"Овцевод" совхозының читәннән корыштырылган сарык тораклары Мәллә елгасының сул як ярында иде. Анда Тойгелдедән йөреп эшләделәр. Шулай ук башка авыллардан да колхозга кермәүчеләр бирегә килеп хезмәт куйды. Игенчегә беренче йорт хуҗалыгы белән утыручы Иске Чакмак авылыннан Ситдыков Хафиз булды. Ялгыз ихата хуҗасы самавыр куярга утлы күмер кирәк булса да Тойгелдегә чыга торган иде.Билгеле, эчәргә кое да юк. Хафиз агай: "Ай-һай, ник килдем мин монда", - дип зарлана икән. Соңрак халык телендә дә авыл Никкилдем дип атала башлый. Хафиз Ситдыйков өен Сәрвәр исемле кешегә сатып китә, ләкин ике елдан кире әйләнеп кайтып, яңа йорт җиткерә. Никкилдемгә әкренләп башкалар да утыра. Бүгенге көндә Игенчедә авылга нигез салучы Хафизның улы, Бөек Ватан сугышы ветераны Ситдыйков Мөхәммәтҗан яши.



Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче Кәримов Рифкать язып бирде.
1993 нче ел.


Мулла коесы


Авылыбызның элекке мулласы Низаметдинов Гыйләҗетдин йорты каршында казыта. Шушы коедан авыл халкы су эчә торган булган. Бүгенге көндә бу коеның бурасы яңартылды. Бу эштә авылдашыбыз Гарифҗан Миннеханов булышты.

Халит өянкесе


Халит байның усадьбасы Мәллә елгасының уң ягында, хәзерге Аскы урам өлешендә булган. Ул агачларны күп утырткан. Халит бай үлгәч, аның агачларын утынга кисеп бетергәннәр, ә берсе калган.

Бәчәкәй күле


Василий исемле урыс күл янына кармак салырга килгән. Кармак салып туйгач, су коенырга кергән һәм батып үлгән. Күлне аның исеме белән атап йөртә башлаганнар.

Мунчала күле


Бу күл акмаган. Авылда агач кискәч, мунчаланы иртә яздан салкын көзгәчә шунда салганнар.

Кыяр тавы


Бу тау янындагы авылдан бер урыс килеп, анда яшелчәләр үстергән. Яшелчәләрдән кыяр яхшы үскән. Шуңа күрә бу тауны кыяр үстерә торган тау буларак атаганнар.

Бүре убасы


Сугыш елларында Имәнлеккә бик күпләп бүреләр килә һәм оя ясыйлар. Бу ояларны, күп булу сәбәпле, "уба" дип йөрткәннәр.

Кәҗә чокыры


Ташу суы ерган чокыр. Өйләреннән чыгып киткән ташу суында аккалаганнар, шунлыктан бу чокыр Кәҗә чокыры дип аталган.

Торна сазы


Сазлык атамасы. Яз көне торналар килгәннәр һәм якын-тирәдәге басуларга чәчелгән икмәкне юк иткәннәр. Авыл халкы, көнне төнгә ялгап, торна куган.

Кәҗә чокыры


Ташу суы ерган чокыр. Өйләреннән чыгып киткән ташу суында аккалаганнар, шунлыктан бу чокыр Кәҗә чокыры дип аталган.

Тәкәрлек сазы


Сазлыкның як-ягында түмгәклек, печән булганга, анда тәкәрлекләр күп. Сазлык атамасы шуңа бәйле рәвештә барлыкка килгән.

Өч тупыл


Тупыллар үскән урынның атамасы. Мәллә елгасының уң як ярында урнашкан. Бу урында йортлар булган (хәзер дә бар). Елга суы ташу вакытында ярдан чыгып, ярны җимереп, бакчаларга таба килгән. Яр җимерелмәсен өчен, шунда яшәүче картлар тупыл агачлары утыртканнар. Шуларның өчесе үсеп киткән. Шуңа күрә бу урынныӨч тупыл дип йөртәләр. Хәзерге көндә биредә балаларның су керү урыны, елга аша агач басма салынган.







Сайт управляется системой uCoz