Риваятьләр

Түбән Табын, Югары Табын, Тегермәнлек, Тугаш авылларының топонимик риваятьләре


Тегермәнлек авылында “Изгеләр зираты” дип аталып йөртелә торган урын бар. Биредә борынгы кабер ташларын очратырга мөмкин. Ләкин бу ташларның күбесе юкка чыккан инде. Кабер урыннары, түмгәкләр булып, беленеп торалар. Татарларда “изге”, “изгеләр” дип ислам диненә, Аллага бөтен гомерләрен, эш-шөгыльләрен багышлаган кешеләргә әйтәләр.
Әүлияләр зираты – Тугаш авылы янында аерым каберлек булып урнашкан зират исеме. Зираттагы бер кабер Ык елгасы ярыннан чыгарылган ташлар белән диварланып алынган. Кабер ташы ике ягыннан да Коръән сүрәләре белән затлап бизәкләнгән, “хуҗасының” исемен һәм вафат булган елларын белдергән язу-саннар бозылып беткән. Мәгъсүмҗан абый Ишалинның әйтүенә караганда, биредә аның бабасы – Шәймөхәммәт хаҗи җирләнгән. Зиратны таш дивар белән нәкъ менә шул кеше әйләндереп алган. Ул Мәккәгә барып кайта. Шуннан урап кайткач, зиратны таш дивар белән әйләндерә.
Югары Табын авылында да борынгы зират урыны бар. Ләкин “коммунистик яшьләр” авылның иске мәктәбен шушы зират өстенә төзиләр. Ул кабердән сакланып калган бердәнбер кабер ташы ялгыз хуҗалыкларның бәрәңге бакчасында туфракка батып ята. Җирне сөргәндә аның өстеннән сөреп тә үткәннәр.
Тегермәнлек авылында гомер итүче Ханнанов Хантимер агай да ферма урынында “Изгеләр” дип аталган зират булганлыгы турында сөйләде. Кабер ташлары күп еллар буе аяк астында исраф булып ятканнар. Күргәнебезчә, һәрбер авылның изгеләр исеме белән аталган зиратлары булган. Димәк, авылларыбыз борынгы. Ләкин халык үзенең кадерле әйберләренә дә, тарихына да шул дәрәҗәдә битараф.

Сәет чокыры


Тамьян авылының көньягындагы чокыр исеме. Халыкта бу чокыр турындагы бер риваять саклана. Кайчандыр Тамьян, Түбән Табын, Тугаш авыллары аша Пугачёв гаскәрләре узган. Алар биредән Минзәлә шәһәренә таба юл тотканнар. Пугачёв отрядларын Тамьян халкы ипи-тоз белән каршы алган. Моңа өстәп, Хәмит һәм Сәет исемле хәлле крестьяннар авыл артындагы чокырда сыер суеп һәм зур казанда ит пешереп, Пугачёв кешеләрен сыйлаганнар. Шуннан соң чокыр Сәет исеме белән атала башлаган.

Үдәй тавы


Тугаш авылы янындагы Шифа чишмәсенә күтәрелә торган биек тау атамасы. Бу атама Пугачёв явы вакытыннан ук калган. Пугачёв гаскәрләре составында авыл кешеләре дә булган. Тугаш кешеләреннән җыелган төркемнең башлыгы Үдәй исемле кеше була. Алар тау өстенә күтәрелеп, патша гаскәрләренә бик каты каршылык күрсәтәләр. Бик нык көрәшкәннән соң патша гаскәрләре чигенә. Бу бәрелештә югалтулар күп була, Үдәй дә үтерелә. Тау итәгендә һәлак булган сугышчыларны җирләгән зур зират бар. Бер кабер өстендә зур каен үскән, кабер ташына Үдәйнең исеме уелган. Хәзер дә бу урыннарда иске окоп чокырларын табарга була.

Шифа чишмәсе


Ык елгасы буендагы тау башыннан агып төшүче чишмә исеме. Халыкта чишмә хакында түбәндәге риваять саклана. Табын авылында яшәүче Камилә апа белән Исмәгыйль абыйның кызлары туа. Аңа Таңсылу исемен кушалар. Ләкин бераздан Исмәгыйль абый үлеп китә. Камилә апа бу хәсрәтне бик авыр кичерә. Кайнар күз яшьләре түгүдән аның күзләре сукырая. Таңсылу тау буендагы чишмәгә барып су алып кайта, шуның белән әнисенең күзләрен юа. Шифалы чишмә суыннан Камилә апаның күзләре ачыла. Әлеге вакыйгага бәйле рәвештә чишмәне “Шифалы” дип атыйлар.
Бүгенге көндә чишмә буена улаклар куелган. “Изге урын” дип аңа акчалар салалар, килеп намаз укыйлар, дога кылалар. Бу чишмәнең дәвалау үзлегенә ия булуы тикшерүчеләр тарафыннан да расланды.

Мәчет рушасы


Югары Табын авылының көньягындагы урманда үскән агачларны мәчетне төзекләндерү өчен тотканнар. Халык урмандагы сынган һәм корыган агачларны утын сыйфатында файдаланган. Тавыш-гауга чыкмасын өчен аны тигез итеп бүлеп бирә торган булганнар. Шуңа күрә халык бу урынны “Мәчет рушасы” дип атаган.

Болан яткан җир


Түбән Табын авылы тирәсендәге чокырсу урын атамасы. Биредә механизаторлар себер ягыннан адашып килеп чыккан боланнарны күргәннәр.

Кала тавы


Тугаш авылы янәшәсендәге тау атамасы. Биредә авыл халкы таш чыгарган. Тау Минзәлә районы ягыннан килеп, авылның төньяк очына барып тоташа һәм тау өстеннән Минзәләгә илтә торган юл уза. Минзәлә каласындагы зур базарларга, җәй-кыш уза торган ярминкәләргә шушы юлдан йөргәннәр. Тау итәгендә болыннар, күлләр һәм әрәмәләр урнашкан. Якында гына Ык елгасы, урман җәйрәп ята.

Ат чыгышы


Тегермәнлек һәм Тугаш авыллары арасындагы кичү атамасы. Атларны су аша йөздереп, әрәмәгә утлауга чыгара торган булганнар. Хәзерге вакытта биредә көтүлек урнашкан.

Пүчинкә җире


Пүчинкә – рус телендәге “починок” сүзеннән; бөре, байкыбаш, тау ягы, казан арты сөйләшләрендә “күчеп утырган кечкенә авыл” дигән мәгънәне белдерә. Югары Табын авылында да “Пүчинкә җире” дип аталып йөртелә торган урын бар. Биредә башка яклардан күченеп килүчеләр яшәгән.

Намазлык сырты


Яз көне Ык буендагы болыннарны, үзәнлекләрне су баса торган булган. Ләкин, су ничаклы гына күтәрелсә дә, әлеге урынга чаклы барып җитә алмаган. Менә шуңа күрә аны “Намазлык сырты” дип атаганнар да инде.

Әхәт каенлыгы


Түбән Табын авылы янындагы каен агачлары тезмәсе. Аны Түбән Табын авылында яшәүче Рәүпов Әхәт бабай утырткан. Яшь үсентеләр бик тиз калкып киткәннәр. Әхәт бабайның эше файдасызга булмаган. Кыш көне биредә мул итеп кар тотылган, ә җәй көне зифа каеннар шаулап утырган. Хәзер дә бу каенлык Әхәт каенлыгы дип атала.

Галимҗан коесы


Югары Табын авылының көньягында торфлы, мүк үсә торган җир бар. Биредә Галимҗан исемле кешенең мүк чыгара торган күлләре булган. Галимҗан абый бик тирән булмаган кое да казыган. Аны Галимҗан коесы дип йөртәләр.

Бия суйган алан


Түбән Табын авылы янындагы урман аланы исеме. Кайчандар биредә караклар ат урлап суйганнар. Атама шул вакыйгага бәйле рәвештә ясалган.

Нәзирә әрәмәсе


Тамьян авылы янәшәсендәге әрәмә исеме. Әрәмә элек-электән бөрлегәнгә бай булган. Нәзирә исемле хатын да беркөнне әрәмәгә бөрлегән җыярга барган. Чиләген тутырганнан соң кайтыр юлга чыккан һәм адашкан. Авыл халкы аның үле гәүдәсен генә тапкан. Шул хатын хөрмәтенә әрәмәне Нәзирә әрәмәсе дип атый башлаганнар.

Фонтал


Халык теленә фонтан булып түгел, фонтал~фолтан булып кереп калган. Югары Табын авылы мәчете тирәсендә була бу хәл. Кинәт кенә авыл уртасында фонтан булып су атылып чыга. Укытучы Хәкимулла абый чишмә суын халык ихтыяҗлары максатында кулланырга уйлый һәм чишмә тирәсен бура белән тотып куя. Бөтен авыл халкы шунда суга йөри башлый. Халык су ала торган урынны “Фонтал” дип атый.

Гыйззәт аланы


Түбән Табын авылындагы урын исеме. Октябрь революциясенә кадәр бу җирләр Гыйззәт исемле байныкы исәпләнгән. Бай зур тегермән дә тоткан. Әлеге аланда аның йорты урнашкан була.

Кәнҗел тавы


Түбән Табын авылындагы урын исеме. Кайчандыр биредә Кәнҗелбанат апаларның йортлары урнашкан булган. Шушы исемгә нисбәтле рәвештә “Кәнҗел койрыгы” дигән атама да йөри. Хәзерге урыны – Клуб асты.

Гариф күле


Ык елгасы буенда урнашкан иң матур күлләрнең берсе. Октябрь революциясенә кадәр күлләр аерым кешеләр кулында була. Бу күл дә Гариф дигән кешегә караган.

Амур буасы


Югары һәм Түбән Табын авыллары арасында урнашкан буа исеме. Аны Югары Табын авылында яшәүче Габдерәүф Амурский дигән кеше буган. Ул буа тирәсенә җиләк-җимеш агачлары һәм яшелчәләр утырткан, алардан мул итеп уңыш алган.

Мунчала күле


Тамьян авылы янындагы күл исеме. Кайчандыр халык күл буендагы урманда юкә кайрысы әзерләгән. Әзерләнгән кайрыны шушы күлгә батырып куя торган булганнар. Көнкүреш өчен кирәкле булган мунчалага бәйле рәвештә күлне “Мунчала күле” дип атаганнар.

Актүбә күле


Ык елгасының аръягында, Үдәй тавына барганда кала торган күл атамасы. Һәр җәйдә бу күлдә ак төнбоеклар чәчәк ата. Алар күл өстен ап-ак җәймә белән япкандай итәләр. Шуңа күрә “Актүбә күле” дип аталган.

Ачлык чишмәсе


Тугаш авылындагы чишмә атамасы. Имеш, халык ачлык вакытында шушы чишмә суын эчеп исән калган.

Эт ятуы


Түбән Табын авылы янәшәсендәге урын исеме. Кайчандыр бирегә хуҗасыз этләр җыела торган булган.

Хәнәфи урманы


Югары Табын авылы янындагы урман атамасы. Кайчандыр бу урманда Хәнәфи исемле малай адашкан.

Гришка чокыры


Югары Табын авылының төньягында урнашкан чокыр атамасы. Бу чокырда Гришка исемле ат карагын үтерәләр.

Әлем коесы


Түбән Табын авылындагы кое атамасы. Бу коены Әлем дигән кеше казый.



Әлеге материаллар өчен Мөслим 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызына рәхмәтебезне белдерәбез. 2009 нчы ел.




Сайт управляется системой uCoz