Риваятьләр

Вәрәшбаш авылының топонимик риваятьләре


Авылыбыз бик матур безнең. Авыл янында шаулап үсүче ак күлмәкле үсмер кызлар кебек тезелеп киткән каеннар җәен яшел шәлләрен ябыналар, ә кышын ак бәскә төренәләр. Әлеге каенлыкны Зәкәрия каенлыгы дип йөртәләр. Аннан кала тагын бик күп атамалар бирелгән урыннар бар: Зөбәйдә тавы, Бүрәтау чокыры, Гыйльми каенлыгы, Торна сазы басуы, Мулла бакчасы. Алар 60 ка якын һәм һәрберсенең үз тарихы бар. Алар мәктәпнец Туган як музеенда саклана. Авылның микротопонимикасын хәзерге вакытта лаеклы ялда булган РСФСРның атказанган укытучысы Тәзкирә Низамиева туплады. Авылда туып үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә, кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта, һәр авылның уз чишмәсе бар. Безнец авылда барлыгы 9 чишмә атамасыныц тарихы өйрәнелгән. Кешеләр чишмәләргә матур - матур исемнәр биргәннәр: Абыстакай чишмәсе, Ак бабай чишмәсе, Юныс чишмәсе (Ат чишмәсе), Миһисәрвәр чишмәсе, Камәрия чишмәсе, Тонтак коесы, Салкын чишмә, Исрафил чишмәсе, Олы каен чишмәсе. Кеше исеме белән йөртелгәннәре суларның кадерен белгән, чишмә башын чистартып һәм карап торган кешеләр истәлегенә аталган. Туган ак чишмәсе магнит кебек ераклардан үзенә тарта. Кайда гына йөрмә, суының тәме авызда саклана, җыры әкрен генә күңел түрендә сызыла.


Салкын чишмә


Безнең авылда бу исем белән аталучы чишмәләр - икәү. Беренчесе сыер фермасы янындагы чокырда урнашкан. Сыер фермасына суны шул чишмәдән торбалар буйлап агызалар. Чишмәнең суы үтә көчле ага һәм бик салкын. Икенчесе - Ирекле басуында. Чүп басуы ягында 3 гектарлы бер басу бар. Шуныц уң ягында ул чишмә. Суы, гаять көчле булып, җир астыннан кайнап чыга. Ирекле елгасы шушы чишмәдән башлана инде.

Маһисәрвәр чишмәсе


Бу чишмә Абдуллин Хәмит абыйлар артында. Гомер буе бу чишмәне Мәрдәншина Маһисәрвәр апа карап - тәрбияләп торган: суга төшүчеләргә сукмак ясаган, улакларын караган. Әби үзе исән түгел инде. Изге күңелле булганга, аның исеме халык телендә һаман яши.

Тонтак коесы


Сабантуй мәйданы янында бер чокыр бар. Шул чокырның башында кечкенә генә бер чишмә саркып чыга. 1955-1956 нчы елларда бу урынга төпсез агач мичкә утыртылып куела. Мичкә тулы мөлдерәмә чиста,салкын су була. Эштән кайтучылар файдалансын дип, кырына кечкенә чүмеч элеп куялар. Чишмәләргә шулай бик сак караган элекке кеше. Тонтак исемле кеше ясаганга, бу чишмәне аның исеме белән атаганнар. Суы мичкәгә тулып торганга, кое дигәннәр.

Ак бабай чишмәсе


Безнең авылның чишмәләре бик күп. Аларның һәрберсенә төрле исемнәр кушылган. Шуларның берсе "Ак бабай" чишмәсе. Ак бабай дип авылда Вәлиәхмәт исемле бабайны атап йөрткәннәр Ул үзләренең бакча артындагы чишмәне карап, тәрбияләп торган. Чишмәне чистартып, төшү өчен сукмаклар ясаган. Авыл халкы шул хөрмәткә бу чишмәне Ак бабай чишмәсе дип йөртә. Хәзер Ак бабай үзе юк инде. Ә аның исеме белән аталган чишмә һаман ага.

Абыстакай чишмәсе


Әхмәтшин Зөфәр исемле кешенең бакчасы артында бер чишмә бар. Ул бик көчле ага, кер юар өчен улагы да бар.Ул чишмәне Абыстакай чишмәсе дип йөртәләр. Бу ихатада элек Абыстакай кушаматлы һәм Хантимер исемле кешеләр яшәгән. Ул апаның чын исемен берәүдә хәтерләми. Хантимер абзый тимерче булган. Кешеләргә комган, чиләк кебек әйберләр ясаган. Мондый эшләрне үзенең тимерчелегендә башкарган. Бу эшләрдә аңа хатыны да булышкан. Хантимер абзый үлгәч, бу эшләрне хатыны Абыстакай башкарган. Тимерче алачыгы шушы чишмә буена урнашканга, ул чишмәне Абыстакай чишмәсе дип йөртәләр.

Олы каен чишмәсе


Кибет артындагы урам тыкрыгыннан елгага таба төшеп китсәц, Олы каен чишмәсенә килеп чыгасың. Элек бу чишмәнең суы бик көчле булган. Хәзер алай ук түгел. Чишмә янында бик юан каен агачы үсеп утырган. Олылар : "Бу каенны кочакларга 7 малайның да колачы житми иде, " - диләр. Ул каен хәзер юк инде. Бөек Ватан сугышыньң салкын бер кышында аны кисеп якканнар, дип сөйлиләр.

Бәчәкәй күле


Василий исемле урыс күл янына кармак салырга килгән. Кармак салып туйгач, су коенырга кергән һәм батып үлгән. Күлне аның исеме белән атап йөртә башлаганнар.

Юныс чишмәсе


Ындыр табагы турысыннан елгага таба төшеп китсәц, Юныс чишмәсенә килеп чыгасың. Авылныц Юныс исемле кешесе таш чыгарган вакытта юлыккан бу чишмәгә. Яхшылап чистарткан, улак куйган. Суы бик көчле булганга, хатын-кызлар анда кер чайкаган. Зур ялгашлап куеп, малын шунда сугарган. Шуңа күрә чишмәнец Ат чишмәсе дигән исеме дә бар.

Камәрия чишмәсе


1956-1957 нче елларда Вәрәшбаш авылында зур тарихи вакыйга була: монда нефть эзләүчеләр килеп, зират кырындагы басуга вышка коралар. Үзләре авыл халкына квартирага керәләр.Тирән чокыр аша чыгып йөрү җайсыз булганга, Камәрия апалар артындагы чишмә турысыннан (анда чишмәгә төшә торган юл була) чокыр аркылы күпер салалар. Ул күпер 2 юан торбаны янәшә куеп эшләнә. Нефтьчеләр китә, сукмак-күпер шул килеш кала.Шул елларда Камәрия апа яшелчә бригадасы бригадиры итеп билгеләнә. Яшелчә бакчасын буровой торган калкулыкныц итәгенә ясыйлар. Ә суны теге буровойчылар калдырып киткән торбалар буйлап, чишмәдән агызалар. Бу бакчаларда татарлар өчен тансык ризыклар: кыяр, кәбестә, кишер, хәтта шалкан да үскән. Аны колхозчыларга хезмәт көненә бүлеп биргәннәр. Камәрия апа бик данлыклы кеше булган ул заманнарда. Менә шуңа күрә бу чишмәне Камәрия чишмәсе дигәннәр. Камәрия Солтан кызы булган. Өлкәнрәк яшьтәге кешеләр телендә бу чишмәнең Солтан чишмәсе дигән варианты да бар.

Кәҗүннәй урманы


Вәрәшбашның көнбатыш ягындагы урманын шулай атыйлар. Хөкүмәт урманы булганга, русча ул урманны казенный дип атаганнар. Шул сүзне бозып, халык телендә Кщүннәй урманы дигән атама кереп калган.

Салах каенлыгы


Кәҗүннәй урманы буендагы каенлык бу. Салих бабай утыртканга, аның исеме белән атап йөртелә. Җәй көне анда каен җиләге күп була.

Хуҗа каеннары


Сарык фермасы турыннан буага таба төшеп киткән каен посадкасы ул. Бу каеннарны Баянова Шәргыя апаның әтисе - Баянов Хуҗа утырттырган.

Фатих межасы


Түбән очтагы сыер фермасы турысыннан Меңкаран чокыры сузыла. Шул чокыр буйлап, Кәҗүннәй урманына барып җитәсең. Мөслимгә таба борылып, Нарат Асты авылына төшәсең. Менә шул юл Фатих межасы була инде. Межа - урмандагы бер квартал (участок) белән икенче квартал арасындагы агачы киселгән туры ачыклык. Аны Фатих дигән урманчы кистергән.

Гыйльми посадкасы


Аръяк урам турысыннан Кәҗүннәй урманына таба менеп киткән посадка ул. Бу посадканы 1950 нче елларда Гыйльметдин бабай җитәкчелегендә утыртканнар. Каеннары хәзер самавыр юанлыгы булып үскән. Гыйльметдин бабай үзе юк инде, ә исеме яши. Үзеңә һәйкәл салу шул буладыр инде.

Мулла бакчасы


Вәрәшбаш авылында барлыгы 2 мәчет булган. Авылның югары очында яшәгән мулла Сазлык урам кырыннан җир участогы алган. Ул урынга карлыган, алмагачлар утырткан. Бу бакчаны ул читән белән уратып алган, читән казыгы урынына чи тал каккан. Шул читәннәрдән тал агачлары үсеп киткән. Ул мулла күптән үлгән инде. Бакчаның читән коймалары да череп авып беткән. Ул утырткан жиләк - жимеш агачларын мал-туар таптап бетергән. Ә читән казыклары зур агач булып үскәннәр. Хәзер бу агачлар картайган инде. Анда хәзер каргалар гына оя кара. Бакчасы булмаса да, бу урынны хәзер дә Мулла бакчасы дип атап йөртәләр.

Зәкәрия каенлыгы


Бик борынгы заманнарда безнең кырларны кара урманнар уратып алган булган. Ул урман уртасында бик матур, түгәрәк күл җәелгән. Кешеләр безнең авылга күчеп килгәч, бу агачларны кисеп басу ясаганнар. Шуннан соң бу кырлар сазлыкка әйләнгән. Шушы авылның бер кешесе агач сука белән бу сазлыкны ерып җибәргән. Бу ерым бик зураеп, чокырлар барлыкка килгән. Чокырларның тирәнлеге хәтта урыны-урыны белән 40-50 метрга җиткән. 1964 нче елда Кирамов Зәкәрия исемле урман каравылчысы (лесник) бу чокырлар кырына агачлар утырттырган. Шуннан соң чокырлар ишелми башлаган. Хәзер бу урмандагы каеннар самавыр юанлыгы булып үстеләр инде. Зәкәрия абый хөрмәтенә бу каенлыкны Зәкәрия каенлыгы дип йөртәләр. Ул хәзер исән түгел инде, ләкин аның исеме авыл халкы күңелендә мәңге яши.

Сазлык урам


Бу урам түбән очта. Тәпти тавыннан төшеп җиткәч, сул якта кала. Элек анда 15ләп хуҗалык яши иде. Хәзер бер генә хуҗалык... 1953-1954 нче елларга кадәр бу урам түмгәкле сазлык иде. Шушы елларда урамның ике ягына канау казыдылар. Шуннан соң сазлык кипте һәм кешеләр бу урамда өй сала башладылар. Авыл кешеләре туфраксаны да шушы урамнан ташыйлар. Чөнки урам гел торфтан гына тора. Сыер фермасының аскы ягыннан Вәрәшбашның инешен буып куйдылар. Зур сулык барлыкка килде. Бу су Сазлык урамга кадәр килеп җитте. Су белән бергә камышлар, таллар да күчеп килде. Бер - ике елдан бу урам бетәр инде, мөгаен. Табигать үз җирләрен кабат яулап ала.

Чүкеч урам


Мәктәп урамы белән мәктәп арты урамы башына аркылы яткан урам ул. Урнашу рәвеше белән чүкечне хәтерләткәнгә, халык аңа Чүкеч урам дигән атама биргән.

Ак багана юлы


Авылдан чыгып, Кәҗүннәй урманына бара торган иң туры юл ул -Ак багана юлы. 1940-50 нче елларда ул юлның иң биек ноктасында агач вышка тора иде. Биеклеге 10 метр чамасы булгандыр. Агач ак булып ерактан күренеп торганга, бу юл шундый исем алган. Бу вышка хәрби максатны күздә тотып салынган. Сугыш - мазар чыга калса, монда җыелу пункты буласы икән. Бу вышкадагы кызыл ут төннәрен Минзәләдән үк күренә дип сөйлиләр. 1962-1963 нче елларда бу агач вышка урынына тимер вышка салып куйдылар. Шундый ук вышка Метрәй басуында да күренә. Күрәсең, бу вышкалар үз максатларын җуймаган әле.

Ирекле авылы


Элек техника булмаганга, кыр эшләре алып бару авыл халкына авырга туры килгән. Шуца күрә 1928 нче елда Вәрәшбаш авылыннан берничә гаилә Вәрәш елгасының сулъяк ярына күчеп утырган. Авылга Ирекле дип исем кушканнар. 2-3 ел эчендә өйләр саны 39 га җиткән. Барлыгы 211 кеше яшәгән: ирләр - 88, хатын-кызлар 123 булган. 1936 нчы елда Ирекледә башлангыч мәктәп эшли башлаган. Бөек Ватан сугышына бу авылдан 39 кеше киткән, шуларның 24 е ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән.Авылларны эреләндерү шаукымы башлангач, Ирекле авылы да юкка чыккан, 1972 нче елда аннан соңгы кеше күчеп киткән.

Паҗба күле


Паҗба урманы артында ике чокыр (коры елга) бар. Ул чокырлар Уял урманы белән Паҗба урманын тоташтырып торалар. Шушы чокырлар арасындагы басуларны "Ант баем" диләр иде. Бер басудан икенче басуга күчү өчен, шушы чокырның берсе аркылы юл салдыдар. Су юлы бүленеп, буа барлыкка килде. Анда табан балыклары үрчеде. Кыр үрдәкләре, кыр казларының ял итү урынына әйләнде. Зурлар: "Кыр үрдәкләре табан балыкларының уылдыкларын аякларына эләктереп килгәннәр," - дип әйтә торганнар иде.

Зират буасы


Вәрәшбаш авылында зур күл-елгалар юк. 1983-1984 нче еллар тирәсендә сыер фермасыннан астарак урнашкан елганы буып куйдылар. Шуннан соң зират буендагы чокырлы җиргә су җыелып калды. Зират янына урнашканга, бу буаны Зират буасы диләр. Хәзер анда балык үрчеде. Бу буа балык тотучыларның яраткан урынына әйләнде.

Ак балчык чокыры.


Авыл зиратын узып бераз баргач, Метрәйгә таба бер каен посадкасы менеп китә. Шул посадканың авылга якын башында Ак балчык чокыры бар. Кешеләр аннан гомер - гомергә ак балчык алганнар, шуңа күрә бу чокырны Ак Балчык чокыры дип атаганнар. Балчык белән өйне, абзар-кураны сылаганнар. Ул балчык ярылмый, үзе ак булып, матур булып тора.

Кушбаз


Ирекле басуын үтеп, Ольгинога таба барганда, урман авызын үтәсең дә, Пуп басуына килеп чыгасыц. Менә шушы урман авызын Кушбаз дип йөртәләр. Чөнки анда элек такта яра торган ике тирән баз булган. Юан бүрәнәне шушы баз өстенә тәгәрәтеп китергәннәр. Махсус пычкы белән такта ярганнар. Эшчеләрнең, берсе баз эчендә, ә икенчесе өстә булган. Ул базларның, урыннары әле хәзер дә бар.

Меңкаран чокыры


Вәрәшбаш фермасы янында бер чокыр бар. Чокырның буеннан-буена бик куе карама агачлары үскән була. Авыл кешеләре бергәләшеп бу карамалыкны кисеп бетерәләр. Ул урынны сөргәннәр һәм басу ясаганнар. Бу чокырда меңләгән карама үскәнгә күрә, аны бүгенге көнгә хәтле Меңкаран чокыры дип атап киләләр.

Фатиха чокыры


Моннан бик куп еллар элек безнең авылда Фатиха исемле бер апа яшәгән. Аның ире Фәррах исемле булган. Көннәрдән бер көнне Фәррах икенче яшь хатынга өйләнгән. Аерылышканда Фатихага өй тигән, чөнки аның кызы да булган. Ирнең моңа бик ачуы чыккан һәм Фатиханы үтерергә карар кылган. Авылдан ерак түгел бер чокырга алдап китергән һәм пычак белән кадап үтергән. Шуннан бирле бу чокырны Фатиха чокыры дип атый башлаганнар.

Кирпеч базы чокыры


Ындыр табагы каршысындагы тирән чокыр ул. Элек анда кирпеч сугып, кирпеч яндыралар иде, ягъни авылның үз кирпеч заводы бар иде! 1950 нче елларда Вәрәшбаш авылында кирпеч заводы эшли. Җитәкчесе Ирекле авылы кешесе - Игнатьев Нииколай. Николай — үзе керәшен татары. Ул оста гармунчы булган. Ирекленең Кәшифә исемле кешесенә йортка кергән. Ике баласы - Илдар, Илгизә -Мөслимдә яшиләр. Ирекледән килеп тагын бик күп кеше кирпеч сугу эшен башкара. Бер төркем кешеләр агач әзерләү белән шөгыльләнәләр. Кирпечләрне шушы урында ук чыга торган кызыл балчыктан ясыйлар. Башта ат белән өстеннән йөреп балчыкны изәләр, соңыннан формаларга салалар. Зур гына бүлмәдә зур мич янып тора. Кирпечләрне киштәләргә тезеп көне-төне мичне ягып торалар. Завод шулай берничә сменада җәй буе эшли. Әгәр кирпечләр яхшылап тезелгән булсалар, алар матур булып кибәләр, теләсә ничек тезелгән булсалар, укмашып бетәләр Әзер кирпечләр төрле җиргә сатыла. Аннан кергән акчага колхоз рәисе Мөхетдинов Сәит районда беренче булып авылда электростанция төзетә.

Бүрәтау чокыры


Элекке заманнарда безнец авылны урманнар урап алган. Шуңа күрә монда бүреләр җитәрлек була. Төннәрен кешеләр өйләреннән чыгарга да курыкканнар. Урманда улаган бүреләр тавышы авылга хәтле ишетелгән. Шуңа бәйле рәвештә бу урынны Бүре атавы дип йөрткәннәр. Еллар үтә-үтә агачлар киселгән һәм бүреләр дә юкка чыга барган. Ләкин атамалар сакланып калган. Бүре атавы дип аталган урында вакытлар үтү белән чокыр барлыкка килгән. Ул җирне, телгә җайлаштырып, "Бүрәтау чокыры" дип атый башлаганнар. Хәзергә хәтле ул шулай дип йөртелә.

Мөтекия чокыры


30 нчы елларда колхозлар барлыкка килгәч, һәр колхоз үз җирләренең чигенә тар гына урман полосасы утырта торган булган. Метрәй һәм Вәрәшбаш авылларының җирләре арасына да посадка утыртканнар. Шул посадканың урта бер җирендә чокыр бар. Бу чокыр Мөтекия чокыры дип атала. Элек бу чокыр тирәләренә Мөтекия исемле кеше тары чәчә торган булган. Хәзер бу урыннарда бернәрсә дә чәчеп үстерелми. Бу җирләрне Вәрәшбаш авылы халкы көтүлекләр итеп файдалана.

Камышлы чокыры


Авылыбыз янында элек матур түгәрәк күл булган. Аның тирәсендә җикән камышлар үскән. Шул күлне сука белән ерып җибәргәннәр. Күлнең суы сука эзеннән юл алган. Хәзер монда зур чокыр барлыкка килгән, ә суы юкка чыккан. Камышлары һаман да үсеп утыралар . Шуңа күрә бу чокырны Камышлы чокыры дип атыйлар.

Күмер базы


Безнең авылда "Күмер базы" дигән истәлекле урын бар. Сарык фермасы кырыннан (хәзер комплекс дип йөртелә) Нарат асты урманына барганда, өч километр юл үткәч, бер зур булмаган ялан бар. Анда элек күмер яндырганнар. Ташкүмер урынына агач күмере кулланганнар. Аны Мәрданшин Гали бабай яндырган. Шул яланга бара торган юлны да Күмер базы юлы дип йөртә башлыйлар.

Әвен чокыры


Умарта бакчасы урнашкан чокырның ахыргы башы ул. Монда Ирекле авылының әвен базы булган. (" Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ннән белешмә. Әвен базы - көлтәләр киптергәндә ягар өчен казылган, тирә - ягы ташлар белән ныгытылган баз ул. Әвен - сугарга дигән көлтәләрне киптерү өчен төзелгән корылма. Шуның өстенә эче куыш итеп көлтәләр өелгән. Әвен кую - әвенгә тезеп көлтәләр киптерү. Әвен сугу - әвендә киптерелгән көлтәне сугу).

Тундра яланы


Вәрәшбаш авылының югары очында сарык фермасы булган. Ул авылга бик ерак булганлыктан, каравылчының өе дә ферма янында урнашкан. Ул каравылчының кечкенә кызы да бар икән. Кыш көннәрендә өйләре бик җылынмаганга, кыз гел мич башына менеп утырган. Көннәрдән бер көнне каравылчы өйгә килеп кергән дә кызына әйткән: "Әллә туңдырамы, кызым?" "Әйе, әти, тундыра", - дип җавап биргән икән кызы. Ул "ң" авазын әйтә алмаган. Шуннан бу сүз ничектер халык теленә кереп калган, һәм ферманы, Тундра дип атый башлаганнар. Бу ферма хәзер юк инде. Ул 1974 нче елда янып беткән. Бу урыннарны хәзер көтүлек итеп файдаланалар. - Сыер көтүен кая алып барасыз? - Тундрага, - дип сөйләшә авыл халкы.

Зират сызасы


Зират өстендә бер чакырасу җир бар. Ул Метрәйгә таба менеп китә. Шул җирне авыл халкы печәнлек итеп файдалана. Сыза - коры елга дигән сүз ул. Язгы кар сулары шул сызадан ага.

Күл башы


Бик борынгы заманнарда авылыбыз урманнар белән уратып алынган. Урман уртасында бик кечкенә күл булган. Як-якларын яшел камыш каплаган, күл кырыннан сазлык башланган. Шул сазлыкны киптерү өчен, бер абзый аны сука белән ерып җибәргән. Сука эзеннән саз суы, кар, яңгыр сулары аккан. Ерым ел саен тирәнәйгән. Агачлар киселеп беткәч, күл дә кипкән. Күл урынында бер кечкенә чишмә торып калган. Ул урынны һаман да Күл башы дип атап йөртәләр. Элеккеге сабантуй мәйданы буеннан Ташъелгага таба барасың да, Бүрәтау чокырларының иң соңгысы буйлап, басу ягыннан авылга таба төшеп китәсең. Юлың бер тирән чокырга килеп төртелер. Менә шул җирләр Күл башы була инде.

Пуп басуы


Бу басу безнең җир түгел. Ул – Метрәй авылыныкы. Ләкин безгә бик якын. Ирекле авылы урнашкан җирдән үтеп, Ольгино авылына барганда, безнең хуҗалык җирләреннән каен посадкасы белән генә аерылып тора. Кушбазны үткәч, Пуп басуына килеп чыгасың. Аталу тарихы болай: басу Ольгино побыныкы булган. Атама шуннан калган. Халыкта анын "Завод басуы" дигән атамасы да йөри. Бу тирәләрдә бакыр чыгару шахталары булган.

Башкорт басуы. Типтәр басуы. Казан кешесе басуы.


Башкорт басуы - Вәрәшбашның көнчыгыш ягында урнашкан иң зур басу. Типтәр басуы – түбән очтагы сыер фермасының өске ягындагы басу. Башкорт, Типтәр, Казан кешесе басуларының уртача зурлыктагысы. Казан кешесе басуы - комплекс янындагы басу. Акылдагы иң кечкенә басу бу. Хуҗа бабай бу басуларның аталу тарихы турында түбәндәге мәзәкне сөйләгән: “Казан кешесе урыс патшасының итегенә зур йомышын үтәгән икән. Башкорт шуны юган, типтәр су салып торган. Шуның өчен урыс патшасы башкортка җирне күп итеп биргән, типтәргә азрак эләктергән, ә Казан кешесенә бик аз биргән”..

Имәнле болыны


Вәрәшбашның 15 км ераклыкта бер болыны бар. Аны Имәнле болыны дип йөртәләр. Бу болынга без Каенсаз, Ташъелга авылларын үтеп барабыз. Ни өчен бу Имәнле авылы янындагы болын безнеке булган соң? Вәрәшбаш гомер-гомергә болыннарга ярлы булган, печәнлексез интеккәннәр алар. Ә күршедәге Шуран авылының болыннары бөтен Ык буе тугайлары буйлап сузылган. 1929-1930 нчы елларда, колхозлар төзелә башлагач, Вәрәшбаш һәм Шуран кешеләре үзара килешеп, җирләрен алмашканнар. Вәрәшбашлар Шуран кешеләренә Кордон кыры дип аталган басуларын биргәннәр. Ә үзләренә Имәнле болынын алганнар.

Торна сазы басуы


Ак балчык чокыры башындагы каен посадкасы буйлап, Метрәйгә таба менеп китсәң, уң якта кала ул басу. Элек анда сазлык булган. Техника түгел, кешеләр дә керә алмаган. Бу сазлык торналарның яраткан урыны булган. Ул басуда хәзер дә юньләп икмәк үсми. Чөнки туфрагы бик эче. Яз көне бу җирләргә трактор керә алмый, сазлык җәй уртасына кадәр кипми. Кеше биеклеге җикән камышлар рәхәтләнеп үсеп утыра анда.

Фәрхәнә басуы


Вәрәшбаш авылының көнчыгыш ягындагы басу ул. Үләксә чокыры дигән басуның уң ягына урнашкан. Элек икмәкне кул белән урганнар бит. Фәрхәнә исемле бер апа урак урган чакта балага авырый башлый. Шундагы чүмәлә төбендә бала таба.

Шәрип кыегы


Ирекле ягындагы басу бу. Умарта бакчасын үтеп, 7 гектарлы басу өстеннән югарыга таба менеп китәсең һәм Чүп басуына барып чыгасың. Сул якка борылгач, чокыр башында бер җир бар. Шул урынны Шәрип кыегы диләр. Аерым хуҗалык заманнарында бу басу Шәрип исемле кешенеке булган. Шуңа күрә аны Шәрип кыегы дип атаганнар. Ул җирләрне хәзер сөреп азапланмыйлар, печәнлек итеп файдаланалар.

Каратал чирәме


Фатиха чокыры буйлап, Метрәйгә таба менеп китәсең дә, чокыр беткәч, Каратал чирәме башлана. Элек бу урыннарда кара тал агачлары үсеп утырган, исеме шуннан калган. Бу урынның туфрагы ачы, җире сазлыктан тора.

Зөбәйдә тавы


Авылда Зөбәйдә исемле бик укымышлы апа яшәгән. Ире, патша армиясендә хезмәт иткәндә, тәре белән бүләкләнгән. Алар аны сандык төбендә бик кадерләп саклаганнар. Зөбәйдә апа үлгәч ( ире күптән вафат булган), күрше апалары бу тәрене табалар. Авылга хәбәр таралган: "Зөбәйдә кяфер булган икән ". Муллалар аны зиратка күмәргә рөхсәт итмәгәннәр. Зөбәйдәне бер кечкенә тау башына җирлиләр һәм бу тауны "Зөбәйдә тавы" дип йөртә башлыйлар. Хәзерге тегермән тавыннан түбәнгә таба төшеп китсәң, шул урынга килеп чыгасың.

Сабит тавы


Мәктәп арты урамыннан түбән очка төшкәндәрәк бер тау бар. Ул тау "Сабит тавы" дип атала. Элек тау башындагы өйдә Сабит исемле кеше яшәгән Кыш көннәрендә авыл балалары караңгы төшкәнче шул тауда чана шуа торган булганнар. Чаналары булмаган балалар Сабит абыйлардан ат чанасы алып шуганнар. Шуннан бирле бу тау Сабит тавы булып калган.

Тәпти тавы


Безнең авылның Түбән очында бер бәләкәй генә тау бар. Ул - Тәпти тавы. Элек аны "Габдрахман тавы" дип йөрткәннәр. Аның тарихы болай. Ул тауның өстендә генә Габдрахман исемле бабай яшәгән. Ул сугыштан контузияләнеп кайткан. Аннан нәрсә генә сорасалар да, ул "Тәпти" дип кенә җавап бирә торган булган. Аңа Тәпти кушаматы такканнар. Тауны да, тау астыннан ага торган чишмәне дә "Тәпти" исеме белән атаганнар.

Кырмыска тавы


Ирекле авылы янында умарталык бар. Шул урыннан өскә таба менеп, 1 км чамасы баргач, уңга карасаң, чокырның икенче ягында бер яланлык булыр. Кырмыска тавы инде ул. Ул урында элек кырмыска оялары бик күп булган. Бу исем шуннан калган. Тау битендә җир җиләге бик уңган.

Таш шахтасы


Авылның түбән очында, Вәрәш елгасы буенда таш шахтасы була. Бу эшне башлап йөрүче Вәрәшбашка беренчеләрдән булып килеп төпләнгән Әхмәтгали була. Авылның бу урыннарында элек өйләр булмый. Кешеләр югары очта күл буендагы тигез аланга урнашкан булалар. Таш шахтасы җир астыннан икегә тармакланып эчкә таба 200-300 метрга кадәр тар коридор булып керә. Зур-зур кисәк ташларны эчтән атка төяп алып чыга торган булалар. Тышта Вәрәш елгасына салып кирәкле формада кисәләр. (Авылның кайбер кешеләре шахтадан бакыр да чыгарганнар дип фаразлыйлар). Таш чыга башлагач, Вәрәшбашның түбән очында да өйләр салына башлый. Авылның бай кешеләре өйләрен ике катлы итеп салалар, беренче каты таштан, икенчесе агачтан була, ихаталарын да таш белән ураталар. Таш карьеры бүгенге көнгә кадәр сакланган. Ул 8 хуҗалыкның бәрәңге бакчалары астыннан сузыла. Бакчаларны сөргәндә, җирнең аска убылган урыннары да бар. Шахтага керә торган юл 4-5 метр эчкә кергәч ишелгән, бәлки махсус ишкәннәрдер. Авылның олы яшьтәге кешеләре кечкенә чакларында шунда кереп уйнап йөргәннәрен хәтерлиләр.




Вәрәшбаш авылында яшәүче Ләйсән Яхина тупланмасыннан алынды. 2006 ел.




Сайт управляется системой uCoz