Риваятьләр

Вәрәшбаш турында риваять


Борын-борын заманда яшәгән, ди, Вәрәш кабиләсе. Алар күчмә тормыш
алып барганнар. Игенчелек, терлекчелек, җиләк-җимеш җыю белән шөгыльләнгәннәр. Табигать шартлары бик кырыс булганга, алар бер
җирдән икенче җиргә күчәргә мәҗбүр булганнар. Шулай күчкән вакытта,
Вәрәш кабиләсе бер елга янында туктап урнашкан.
Күрше кабилә башлыгы аңардан: “Сеә кемнәр, бу урында нишлисез?” – дип сораган. Ә алар: “Без Варәш авылы кешеләре (“Варәш”, ягъни елга буендагы авыл), без бу җиргә күптәннән килеп төпләндек, болар – безнең җирләр”,–
дип җавап биргәннәр. Һәм шушында утрак тормыш белән яши башлаганнар. Кабилә башлыгын “Вәрошбаш” дип йөрткәннәр. Соңыннан бу сүз авыл исеменә әйләнгән, ди. Шул вакытлардан бирле, минем туган авылымны Вәрәшбаш дип йөртәләр икән, имеш.



Язып алучы – Мөхәммәт Габделхәев, Мөслим районы Вәрәшбаш авылы.
2007 ел.




Сайт управляется системой uCoz