Риваятьләр

Бер риваять


Бер карт күрше авылга тегермән тартырга барган. Ашлыгын тартып, капчыкларын атына төягән дә соң булса да кайтырга чыккан. Байтак
кына юл үткәч, аты куркып туктап калган моның. Карт төшеп караса,
үлгән кеше гәүдәсе ята икән. Мәетнең башы юк, ди. Карт бик нык поша-
манга төшеп, белгәннәрен укый-укый, урынны әйләнеп узып киткән.
Ләкин күп тә үтмәгән, аты тагын туктап калган. Юлда зур табак тулы кан
икән. Карт, белгәннәрен укып, атын авылга куалый, ди. Шулчак бөртек
белән тулы бик зур капчыкка юлыккан. Бик нык курыкса да, чанага салырга уйлаган бу моны. Бөтен көчен куеп тырышкан, тик күтәрә алмаган, уфтана-уфтана, авылга ашыккан. Тәмәкесен төреп, чакмасын чагып җибәрсә, ни
күзе белән күрсен, ап-ак чапанлы карт аның чанасына утырып бара икән. Агайның куркудан тәмәкесе төшеп киткән. Ак чалмалы карт: “Курыкма, мин сиңа бер-ике сүз әйтәм дә төшеп калам. Исеме – Хозергалиәссәлам, - ди.-
Иң беренче мәртәбә башсыз кеше күрдең бит. Менә тиздән илдә совет хакимияте урнашыр. Аның шулай башы булмас. Табак белән кан күрдең –
ул да алда буласы сугышлар билгесе иде. Зур капчык белән ашлыкка юлык-
тың – ктәрә алмадың. Анысы сугышлар үткәч булачак уңышлар, тик аларны колхоз җыеп ала алмас, басуда калыр. Син мин сөйләгәннәрне җиде кешегә сөйлә, алар тагын җиде кешегә җиткерсен, - ди.- Хуш, исән бул”, - дип,
чанадан төшеп кала.


Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче Кәримов Рифкать язып бирде.
1993 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz