Мөслим җәүһәрләре

Халыкка хезмәттә

12 июль, 2009 ел. – Питрау көне.
Район башлыгы Р.Р.Хабиповның бәйрәм мөрәҗәгате.

Мөслим районында яшәүче хөрмәтле керәшен якташларыбыз, бәйрәмне
хөрмәт итеп кайткан кунаклар!
Үзенә генә хас йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче керәшен халкы
бик матур һәм үзенчәлекле булган Питрау бәйрәмен үткәрә. Бәйрәмнең
тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Питрау – православие динен тотучыларның иң истәлекле көннәренең берсе. Питрау ул – җыр, моң,
табигать, чәчәк бәйрәме. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә: кошлар сайраудан туктый, бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан да тереләсең дигән гыйбарәләр яши. Шуңа күрә дә керәшен халкының бәйрәме – Питрау, зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Соңгы елларда районыбызда Питрау
бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Һәм без ел саен 12 июль көнне районыбызның керәшен халкы иң күп яшәгән Яңа Усы авыл җирлегенә җыелабыз, бер-беребез белән күрешеп күңел ачабыз, ял итәбез.
Без керәшен халкын борынгыдан ук эш сөючән, гади, ачык күңелле кешеләр буларак беләбез. Безнең Яңа Усы авыл җирлегеннән чыккан бик күп күренек-
ле якташларыбыз бар. Зур шәхесләр тәрбияләгән Никон Романович Егоров, Татарстанның атказанган табибы Смелов Александр Аркадьевич, Чистай шәһәре прокуроры Клементий Евгеньевич Спиридонов, Татарстанның атказанган юристы Виктор Шадрин, Бикмәч авылында Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлары хөрмәтенә монумент куйган, бүген инде
мәрхүм якташыбыз Михаил Николаевич Николаев һәм башка якташларыбызны без һәрвакыт зур хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Бүгенге көндә дә керәшен якташларыбыз сынатмыйлар, һәркем мул тормышта яши, тырышып хезмәт итәләр, иген үстерәләр, районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзләреннән күләмле өлеш кертәләр. Шул ук вакытта йолаларыбызны саклап, матур итеп күңел дә ача беләләр.
Мөслим районында яшәүче хөрмәтле керәшен якташларыбыз, бәйрәмне сагынып кайткан кунаклар!
Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән керәшен халкының Питрау бәйрәме уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. Тынычлык, татулык һәм иминлек идеалларын да гәүдәләндерүче әлеге ямьле бәйрәм узып баручы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында
безнең рухи тормышыбызга аерым бер мәгънә бирер, безне яңа, изге эшләргә һәм гамәлләргә рухландырыр, дип ышанам.
Сезне барыгызны да тагын бер кат Питрау бәйрәме белән котлап гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, исәнлек-саулык, бәхет һәм күңел көрлеге телим.
Питрау бәйрәме мөбарәк булсын!
Бәйрәм белән!

Ришат ХӘБИПОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

        Чыганак:  tat.muslum.ru





Сайт управляется системой uCoz