Күчтәнәч

Әкиятхәнә

Салават күперенең җиде төсе


Автор: Антон Романов.
Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.


Борын-борын заманда
Яшәгән, ди, бер бабай.
Аның булган, ди, оныгы –
Бик хыялый бер малай.
Беркөнне онык белән
Булган, ди, хәлләр болай.
Урман буенда уйнап,
Алҗып кергәч өенә,
Кулына төсле каләм алып,
Сузылып ята келәмгә.
Көне буе уйлаган
Нинди рәсем ясарга?
Ятып уйлый торгач,
Тала тәмле йокыга.
Канатларын җәеп, имеш,
Йөзә болыт арасында.
Ләйсән яңгыр сибелә, ди,
Якты кояш нурында.
Зәңгәр күктә йөзә үзе,
Күзе төшә елга буена.
Шулвакыт җиде сукмак
Ачыла аның юлында.
Җиде юлның төсләре
Чагылдыра күзләрен.
Чү, ишетә түгелме
Үз бабасы сүзләрен?
“Улым, синең каршыңда
Җиде Юл – җиде күпер.
Үсә-үсә син үтәрсең
Һәрберсеннән үзең.
Кызыл төстән үткән чакта,
Сиңа очрар бер куян.
Дуслар белән бәхетле бул,
Кунакчыл бул, итмә зыян!
Кызгылт-сары көйдереп алыр,
Борчуга салыр кайвакыт.
Сары төснең сабырлыгы
Сузар кулын шулвакыт.
Яшел юлда – яшел утлар,
Атла, бер дә шикләнми.
Яшә дөрләп, уйнап-көлеп,
Теләкләрең чикләми.
Ачык зәңгәрсу төсләр
Яктылык бүләк итәр,
Ак бәхетләр, шатлыклар
Гомер буена җитәр.
Күперләрнең зәңгәрләрен
Үтәргә туры килер.
Ә синең ерактагы
Зәңгәр хыялың булыр.
Шәмәхәдә барлык төсләр
Буталыр һәм болганыр.
Менә, балам, син яшисе
Тормыш үзе шул булыр”.
Күзен ачса, баш очында
Бабасы елмаеп тора:
- Әйдә, улым, уяндыңмы?
Китик урамга чыгып.
- Ярый, бабам, ашыктырма,
Эшем бар бит башлаган.
Мин бит бүген бик тырышып,
Тормыш юллары сызам.

2011 ел.





Сайт управляется системой uCoz