Күчтәнәч

Әкиятхәнә

Куянның койрыгы ник кыска?


Автор: Мәүлиева Резедә.
Мөслим 2 нче урта мәктәбенең 5 нче ж сыйныфы укучысы.


Борын-борын заманда булган, ди, шундый хәл. Урманда җәнлекләр койрыклар бәйгесе уздырырга уйлаганнар. Кемнең койрыгы иң матур, шуны белергә булганнар. Матур койрыклар исемлегендә куян да булган. Хәйләкәр төлкегә шул тынгы бирмәгән. Аңа куянның койрыгы үзенекеннән матуррак тоелган. Төлкенең бу ярышта бик тә җиңүче буласы килгән. Ул куянның койрыгыннан котылу юлын эзли башлаган һәм куян белән дуслашкан. Эссе көнне ул куянны су керергә чакырган һәм елга буена алып киткән. Ул елгада кыслалар бик күп икән. “Әйдә, куянкай, йөгереп киләбез дә суга чумабыз”, - дигән ул куянга. Куян риза булган. Менә берзаман болар суга таба йөгерә башлаганнар. Хәйләкәр төлке су ярына җиткән дә туктап калган, ә куян суга керп киткән. Зур бер кысла шунда аның койрыгын эләктереп тә алган. Мескен куян авыртудан ярга сикергән. Артына борылып караса, матур койрык юк икән. Шуннан бирле куяннар койрыксыз һәм судан бик куркалар, ди.
1999 ел.

куян

Җәлилова Зөлфия рәсеме.



Сайт управляется системой uCoz