Күчтәнәч

Әкиятхәнә



Автор: Мәрдәншина Гүзәл,
Мөслим 2 нче урта мәктәбенең 5 нче ж сыйныфы укучысы.


Борын-борын заманда яшәгәннәр, ди, урманда керпеләр. Шул урманда яшәгән, ди, бер хәйләкәр генә төлке. Ул керпеләргә гел тынгы бирми икән. Керпеләр, төлкедән качып, ул хәйләкәр яшәми торган урманга киткәннәр. Керпеләрнең нәни балалары туган. Алар шундый йомшак, үзләре матур булганнар. Көне буе уйнаганнар.

Бервакыт алар, әниләрен тыңламыйча, тау башына менеп киткәннәр. Тау өстендә яшел үләндә тәгәрәгәннәр, мәтәлчек атканнар. Кинәт каяндыр төлке килеп чыккан. Керпе балалары, куркышып, тау астына, урманга тәгәрәп төшеп киткәннәр. Төлке дә болардан калышмаган. Инде төлкегә боларны эләктерәсе генә калган. Керпе балалары ылыс өстеннән тәгәрәп төшкәннәр. Тәннәренә ылыс кадалган. Төлке тегеләй дә итә, болай да итә, ләкин керпе балаларын кабып йота алмый, борынына энә кадала икән. Моны күреп, бүтән керпеләр дә таудан тәгәрәгән. Шуннан бирле керпеләр үзләре яшәгән урманга кайтып, курыкмыйча, яши башлаганнар һәм энәле туннарын бер дә салмыйлар икән.

1999 ел.









Җәлилова Гөлназ рәсемнәре.



Сайт управляется системой uCoz