Күчтәнәч

Әкиятхәнә

Язлардан соң нигә көзләр килми?



Автор: Атаджанова Нәфисә Кәримбиргән кызы,
Татарстан Республикасы Мөслим районы
Мөслим 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
8нче сыйныф укучысы


      Моннан күп еллар элек яшәгән, ди, булган, ди, бик дус ике кыз: Язбикә белән Көзбикә. Кызлар өйләреннән һәрвакыт бергә чыкканнар, аерылмас дуслар булганнар, чөнки бөек Алла аларга моны тыйган.

      Язбикә үзенең гүзәллеге, җылылыгы белән бар дөньяны шаккатырган. Аны хәтта кояш үзе дә бик яраткан: көн дә, таң ату белән, җылы нурларын бүләк итеп җибәргән. Язбикәгә кошлар да бик сөенгәннәр: аның иңенә кунып, сандугачлар тәүге җырларын җырлаганнар. Ул узган җирләрдә энҗе чәчәкләр, умырзаялар калкып чыккан, агачлар бөрегә күмелгән, ди. Ә Көзбикә исә үзенең шаянлыгы белән дан тоткан. Ул тиктормас җилкәй, юеш болытлар белән бик дус булган. Алар һәрвакыт бергә уйнаганнар. Көзбикә бик юмарт булган, ди. Ул һәрбер җан иясенә алсу алмалар, татлы грушалар, бихисап күп җиләк-җимешләр тараткан.

      Менә беркөнне, Көзбикә муллык таратып йөргәндә, Язбикә янына берәү кергән. Ул аңа: - Менә көз, ичмасам, муллык тарата, ә син гүзәллегеңне генә сибеп йөрисең. Көзбикәдән үрнәк ал! - дип әйткән, ди.

      Бу сүзләрне ишеткәч, Язбикәнең бик ачуы килгән. Бу вакытта күктә яшеннәр яшьнәгән, бер кояш чыккан, бер яңгыр яуган. Агачлар бөрегә күмелгәннәр һәм шул ук мизгелдә ялангач та калганнар. Моны күреп алган Аллаһының бик тә ачуы чыккан. Ул аларның икесен дә үзенә чакыртып алган һәм бүтән беркайчан да очрашмаячакларын әйткән.

      Инде хәзер бик очрашырга теләсәләр дә, дуслыкның кадерен белмәгән Яз белән Көз беркайчан да күрешә алмаганнар, аларның арасына Җәй белән Кыш кергән.

Иске Вәрәш - 2007




Сайт управляется системой uCoz