Җырлар

Туган тел (татар халык көе, Габдулла Тукай сүзләре)

Ирләр вокаль квартеты башкара.


И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән
әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең белән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.

Җыр совет заманында яздырылган булу һәм бу вакытта шигырьнең соңгы строфасы халыктан яшерелгән булу сәбәпле, аудиоязмада әлеге сүзләр җырланмый:

И туган тел! Синдә булган
Иң элек кылган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем Һәм
әткәм-әнкәмне, Ходам!



Сайт управляется системой uCoz