Җырлар

Хәмдия (татар халык җыры)

Васил Гайфуллин җырлый. Баянда - Кәрим Сафин.


Агыйделкәй буена чыклар төшкән,
Чыклар ярып суга кем төшкән?

Хәмдиянең ак калфагы,
Яңа каралган чагы.
Хәмдиягә үпкәләмим,
Зиһене таралган чагы.

Синең генә миңа буласың юк,
Мәхәббәтем сиңа ник төшкән?

Хәмдиянең ак калфагы,
Яңа каралган чагы.
Хәмдиягә үпкәләмим,
Зиһене таралган чагы.



Сайт управляется системой uCoz