Җырлар

Җилфер-җилфер (татар халык җыры)

Миргарифан Ханнанов җырлый. Баянда - Алин Зиннуров. Синтезаторда - Заһид Минһаҗев.


Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Иртән искән язгы җилдән
Сора минем хәлемне.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Иелә суга бөдрә тал.
Җилләр кебек сагынып кайттым,
Тизрәк чыгып каршы ал.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Тынгы белми ак каен.
Сагынып кайттым, кил яныма,
Кил, кояшым, кил, аем.



Сайт управляется системой uCoz