Җырлар

Кашыңның каралары (татар халык җыры)

Җырлый - Фиразия Сәрвәрова.


Кашыңның каралары ла,
Тар икән аралары.
Без үзебез аерылмадык,
Табигать аралады.

Күзләреңне, күзләреңне,
Күзләреңне күзләдем.
Күзләреңнең серен алдым,
Ә син шуны сизмәдең.

Утырып пар атларга ла,
Киттең кай тарафларга.
Сагышларымны басарга,
Килми сәлам хатлар да.

Башымны салдым салларга,
Чайкалдым елгаларда.
Аерылгач авыр икән,
Яшәргә дөньяларда.



Сайт управляется системой uCoz