Җырлар

Күк күгәрчен (татар халык җыры)

Халидә Уразаева һәм Фидания Дәүләтшина җырлый.


Күк күгәрчен күктә уйный,
Күләгәсе җирдә уйный.
Минем күңелем сине уйлый
Күк күгәрчен, сандугачым,
Синең күңелең кемне уйлый.

Күк күгәрчен, кил каршыма,
Хат языйм канатыңа.
Язган хатым - әманәтем,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Тапшырчы җанашыма.

Күк күгәрченнәр гөрлидер,
Гөлләр чәчәк атканда.
Син җаныемнан хәбәр көтәм,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Таң сызылып атканда.



Сайт управляется системой uCoz