Җырлар

Янбикә (татар халык җыры)

Җырлый - Миргарифан Ханнанов.


Базарларга барсам акбүзатта,
Бәяләрен үзем түләрмен.
Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә, Янбикә,
Синең өчен үзем үләрмен.

Урманнарга керсәң, адашмассың,
Менгән атың акбүзат булса.
Авыр юллар үтеп, мин кайтырмын, Янбикә,
Сөям, дигән сүзең хак булса.



Сайт управляется системой uCoz