Җырлар

Сибелә чәчем (татар халык җыры)

Халидә Уразаева җырлый. Баянда - Фәнис Абдуллин.


Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем, тарала.
Я утка сал, я суга сал,
Я кайгымнан арала.

Агыйделнең агымсуы
Агып килә таң белән.
Үтте инде яшь гомерем
Гел сагыш, гел моң белән.

Сандугачлар су эчәләр,
Агыйделдә тезелеп.
Нигә болай сагынам икән
Үзәкләрем өзелеп.



Сайт управляется системой uCoz