Җырлар

Урам көе (татар халык җыры)

Җырлый - Гаяз Авзалов. Баянда - Ирек Нәҗмиев.


Биек тауның башларында
Үсә бер ялгыз нарат.
Тарала бар кайгыларым,
Җырласам шуңа карап.

Исмәле, җил, исмәле, җил,
Өзмә гөлләр чәчкәсен.
Алга килми, белеп булмый,
Башның ни күрәчәген.

Без авылдан чыккан чакта,
Күтәрелә тузаннар.
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар.



Сайт управляется системой uCoz