Җырлар

Әйдә әле, дускай, алчы гармуныңны (татар халык җыры)

Җырлый - Тәнзилә Кәримова.


Әйдә әле, дускай, алчы гармуныңны,
Авылыбызга кайтып килик бер.
Онытканнар икән, димәсеннәр,
Урамнардан урап үтик бер.

Яшь чактагы сөйгән егетләрнең
Йокыларын бүлеп үтик без.
Урам буйлап җырлап, гармун уйнап,
Үзәкләрен өзеп үтик без.

Әйдә әле, дускай, алчы гармуныңны,
Яшь чакларга кайтып килик бер.
Бу дөньяда без дә бар икәнне
Исләренә төшереп үтик бер.
Авылыбызга кайтып килик бер.



Сайт управляется системой uCoz